Әниләр көне белән!

0
53

Кадерле, яраткан әниләребез!

Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!

Сез – безнең яклаучыларыбыз, саклаучыларыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.  Сезнең кайгыртуны һәм игътибарны гомер буе йөрәгебез белән сизеп яшибез. Авыр вакытларда ярдәм сорап нәкъ сезгә мөрәҗәгать итәбез, сезгә сыенабыз. Әниләрнең җылы кулларын һәм назлы күз карашларын балачакта гына түгел, хәзер дә тоеп яшәүчеләр чиксез бәхетле.

Бу бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы аналарга, шулай ук ятим балаларга мәхәббәт һәм җылылык бүләк иткән тәрбиягә алган аналарга аерым котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Кадерле әниләр! Тынгысыз хезмәтегез, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, күңел тынычлыгы өчен сезнең алда баш иябез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим!  Һәрчак киң күңелле, безне аңлый торган, сизгер һәм газиз кешебез булып калыгыз!

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here