Домой Жизнь татар «Рәхәтләнеп, иркенләп, тәмен белеп языгыз»

«Рәхәтләнеп, иркенләп, тәмен белеп языгыз»

0
«Рәхәтләнеп, иркенләп, тәмен белеп языгыз»

Ел саен Татарстан хөкүмәте чит төбәкләрдә чыгып килүче татар телле газета-журналларның баш мөхәррирләрен Казан­га җыя. Быелгы очрашу бик тә купшы “Корстон” кунакханә­сендә узды.

Билгеле булганча, әлегә Россия регионнарында татар телендә дистәләгән га­зета-журналлар чыгып килә. Аларның кайберләре өлкә хө­күмәте хисабына яши, икен­челәре хәйрия акчасына көн күрә, өченчеләре ирек диңгезендә йөзә. Шулар арасында “Бердәмлек” Самара өлкә татар газетасы да бар. Бил­геле булганча, ул әбүнә­челәребез хисабына һәм өлкә хөкүмәте ярдәменә таянып яши.

Басма матбугат үкчәсенә электрон сайтлар басып килә башлагач, газеталар үзләренең укучыларын югалта башладылар. Монда инде олы яшьтәге апа-абыйларның бакыйлыкка күчә баруын да исәпкә алырга туры килә, ә яшь буын кешеләре кесәдәге телефоннарына башлары белән кереп чумганнар, газета түгел, китап та укымыйлар. Шушы халәттә газеталарга ничек яшәргә? Очрашуда сүз башлыча шул турыда барды.

Шушы проблемаларны чи­шү йөзеннән, очрашу башында сүзне “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев алды. Ул газеталарның баш мөхәррирләренә Россиядә ха­лык санын алу алдыннан эшчәнлекне тагын да кө­чәйтергә һәм социаль чел­тәр­ләрдә дә активлашырга өндәде.

– Коронавируска карамас­тан, эшне көчәйтү, яңа ысуллар эзләү, халык белән яңача эшләү, милләттәшләребезне үзебезгә тарту мөһим. Һәркем кирәк. Сан алу – зур эш. Төбәкләрдә татарлар күб­рәк булса, сезгә дә җиңелрәк булачак, – диде Айдар Сәлимгә­рәев. Ул шулай ук кунакларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек билгеләре, кайбер редакция җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. “Бердәмлек” редакциясе дә бүләкләнүчеләр исемлегендә бар иде.

Гомумән, бу очрашуда бү­ләкләр мулдан булды. “Татмедиа” генераль директоры Шамил Садыйков редакцияләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ноутбуклар бүләк итте. Коронавирус вакытында читтән торып эшләү өчен ноутбук бүләк итү – бик вакытлы һәм бик зур ярдәм бит ул. Аның бәһасен шул сферада эшләүчеләр генә аңлый. Редакцияләр җитәкчеләре Татарстан хөкүмәтенә, Президенты Рөстәм Миңнехановка, “Татмедиа” генераль директоры Шамил Садыйковка чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Очрашу барышында Акцио­нерлык җәмгыяте җитәкчесе басма газеталарга да интернет киңлекләренә кыюрак чыгарга, Инстаграмда, социаль челтәрләрдә үз битләрен булдырырга, аудиторияне арттырырга кирәклеген искәртте.

– Инстаграм ул — акча эшләү, аудитория җыю, тәэсир итү коралы. Сез хакимият өчен дә, җирле җәмгыять оешмалары өчен дә кирәк булачаксыз. Ун еллап газеталар әле булыр, ләкин алга таба татар җәмәгатьчелеге белән яңача эшләүгә әзерләнергә кирәк, – дип сөйләде Шамил Садыйков. – Хәзер Инстаграм — иң актив үсә торган, беренче номерлы сервер. Безнең өчен бу — бик мөһим эш. Без сезгә төрле яклап булышырга риза: методика, эшләү алымнары белән дә. Газетларга QR-кодлар куярга һәм шушы аудиторияне Инстаграмда җыярга була.

Ярдәм – ул акча һәм яңа компьютерлар гына түгел, ә рухи яктан булышу, белем белән уртаклашу да. Шул максаттан, “Татар-информ” редак­циясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлова социаль челтәрләрдә эшләү үзен­чә­лекләре белән таныштырды. Ә “Татар-информ” редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Татарстаннан читтә чыга торган басмаларга күзәтү ясады, уңай һәм тискәре якларын күрсәтте. Шуны да билгеләп үтәсе килә, безнең газетаның кимчелекләре күрсәтелмәде. “Бердәмлек” миңа ошый. Аларның һәр материалы өлкә татарлары турында. Язма гомумтатар тормышы турында булганда да, ул өлкә татарлары белән бәйле булып чыга”, – дип мактап та алды.

Икенче көн матбугат хез­мәткәрләре өчен Та­тарстанның милли музеенда башланды. ТАССРның йөз еллыгына багышланган экспозиция, гомумән, татар тарихын тулаем үз эченә алган иде. Советлар чорына багышланган бүлектә минем игътибарны ике фото җәлеп итте. Безнең якташыбыз Халикъ Садри Татарстан журналистлар берлеге әгъзалары белән төшкән. Аның янында ук диярлек Муса Җәлил басып тора. Самара татарлары белән горурлануым тагын да арта төште.

Төштән соң ТАСС агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лана Самарина (фотода) журналистлар өчен семинар үткәрде. Ул да “свежий” яңалыклар табу, баштан яхшылап тикшерү һәм тиз арада һәм кыска гына иттереп социаль челтәрләргә элү темасына багышланган иде. “Ә безнең укучылар эссе, хикәя, тарихи язмалар һәм очерклар ярата. Бу тормыштан калып баруыбыз буламыни инде?” – дигән соравыма каршы Лана ханым авыр сулап куйды. “Мин үзем дә матур итеп язылган тәфсилле язмалар яратам. Ә тормыш таләпләре үзгәрә һәм безгә дә аның артыннан үзгәрергә туры килә. Укучыларыгыз шулай ярата икән, рәхәтләнеп, иркенләп, тәмен белеп языгыз. Чын журналис­тика шул инде ул”, – дип, кызыгып карады сыман.

Чара кысаларында Ка­зан­ның «Корстон» комплексында Журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә «Бәл­лүр каләм» XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узды. «Шәһри Казан» газетасы, «Ялкын», «Салават күпере» журналлары, Кукмараның «Хезмәт даны», Минзәләнең «Минзәлә-ин­форм», Балтачның «Хезмәт» газе­тасы редакцияләренә «Ла­да Ларгус» автомобильләре тапшы­рылды.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Рәсемдә: Татар журна­листлары ТР милли музеенда.

Бердэмлек

на фото Лана Самарина