Домой Жизнь татар Татары в регионе Әнкәй диеп әйтер кешең булу – зур бәхет!

Әнкәй диеп әйтер кешең булу – зур бәхет!

0
Әнкәй диеп әйтер кешең булу – зур бәхет!

Якыннарыбызның кадерен белеп яшик

1943 елның 5 июнендә Челно-Вершины районы, Совет Нурлаты авылында Фәттах һәм Өммегелсем Ильмухиннар гаиләсендә өченче бала булып Минниса исемле кыз бала туа. Бу өч балага әтиләре назын тоеп үсәргә насыйп булмый, ул Ленинград өчен барган сугышларда хәбәрсез югала. Минниса, өлкән абыйсы Миннәхмәт һәм сеңлесе Миңнияз, аналары канаты астына сыенып, ятим үсәләр. Шушы нәни бала – безнең кадерле әниебез була инде.

Сугыш чоры күпләрне бәхетле балачактан мәхрүм иткән. Әниебезгә дә кечкенәдән эшләп үсәргә туры килә. Башта өлкәннәргә өй эшләрендә ярдәм итсә, 15 яше тулгач, кошчылык фермасына эшкә чыга. Башта ул бер тәүлеклек чебиләр үстерә, аннан өлкәннәр белән тавыклар бүлегендә йомырка җыеп тапшыручы булып хезмәт итә. Бу эш, гади булып күренсә дә, бик җаваплы булган. Чөнки ул чорда һәр үлгән чеби, ватылган йомырка өчен җавапка тартканнар. Соңрак әбисе белән 3000 баш сарык көтүе көткәннәр. «Ул заманда бүреләр күп иде, бик курка идек, аеруча төнлә», – дип искә ала әниебез.

1961 елның октябрендә әнием сыйныфташы Мортаза Гайнетдиновка кияүгә чыга. Алар башта әти-әниләре белән бергә яшиләр. Берничә елдан соң, кечкенә генә йорт сатып алып, башка чыгалар. Анда бер-бер артлы без – 6 бала туганбыз. Әниебезнең гаилә тормышы башка авыл хатын-кызларыныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмаган. Өй, гаилә, колхоз эше, ишле бала… Әни сыер савучы да, терлекче дә булып эшләгән. Ул вакытта әле колхозның өчәр гектар чөгендерен дә утарга һәм алырга туры килгән. Ничекләр генә өлгерде икән ул барысына да, моны ул үзе генә беләдер инде. Әле бит өй тулы бала – мәктәп укучылары, дәресләр әзерләшергә, өс-башларыбызны карап озатырга, ата-аналар җыелышларына йөрергә кирәк. Барысы да әни җилкәсендә булган. Дөрес, безнең өчен аңа бик нык кызарырга туры килмәде, Аллага шөкер. Бераз кул астына керә башлагач, әниебезгә бөтен эштә дә булыша идек. Лаеклы ялга чыкканчы, әни белән әти колхозда эшләделәр.

Без әкренләп үстек, үз гаиләләребезне корып, аерылып чыктык. Ләкин әнигә пенсиядә дә тыныч яшәргә насыйп булмаган. 2005 елның декабрендә 8 ел буе сукыр утырган әбиебез вафат булды. Аны әни карап, тиешенчә хөрмәт белән соңгы юлга озатты. Күп тә үтмәде, 2006 елның апрелендә туган йортыбыз тулысынча янып күккә очты. Әти белән әни урамда калдылар. Шул авыр вакытта гаиләбезгә ярдәм иткән авылдашларыбызга, туганнарыбызга бик рәхмәтлебез. Вакыт узу белән әни белән әти яңа йорт төзеп керделәр. Инде моннан да зур кайгы килмәс бүтән дип, тормыш җайга салынып, әни белән әти икәү бергә тигез картлыкларына шатланып яши генә башлаганнар иде, әниебезнең башына яңа сынау төште – әтиебез авырый башлый. Яман шеш аны ярты ел дигәндә гүр иясе итте. Мондый югалтуның никадәр авыр булуын башыннан кичергән кеше генә белә. Ничек кенә авыр булса да, әни бу сынауны да кичерде.

Хәзерге вакытта әниебез балаларының, 16 оныгының, 7 оныкчыгының уңышларына куанып яши, аларның кунакка кайтуын түземсезлек белән көтә. Туган йортыбызның тәрәзәләрендә утлар мөмкин кадәр озаграк янсын иде, йа, Раббым!
“Әни!” диеп дәшү – шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың,
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

автор: Минзифа Гайнетдинова