Домой Культура Ринат Рахматуллин: Апрельдә чыгам, «разбираться будем»

Ринат Рахматуллин: Апрельдә чыгам, «разбираться будем»

0
Ринат Рахматуллин: Апрельдә чыгам, «разбираться будем»

Ринат Рахматуллин әлеге вакытта үзенең чыннан да колония-поселениедә булуын раслаган. Җырчы элек үзе белән хезмәттәшлек иткән Айдар Кәримовның сүзләренә каршы җавабын да әйткән. Моңа кадәр Айдар Кәримов концерт директоры буларак җырчы белән контрактны өзүе турында сөйләп интервью биргән булган.    Ринат Рәхмәтуллин моңа каршы Интертат электрон газетасына болай дип комментарий бирә: «Минем концерт директоры дигән сүзне ул үзе уйлап чыгарган. Документаль рәвештә теркәлгән андый кеше юк. Мин моны болай гына калдырмаячакмын. Без барыбыз да үз гамәлләребез өчен җавап бирергә тиеш. Дөрес булмаган мәгълүмат язучылар белән минем адвокат шөгыльләнәчәк. Минем монда телефоннан кем беләндер бәхәс алып барырга, комментарий-интервьюлар бирергә мөмкинлегем юк. Андый вакытым да түгел. Әмма тагын бер кат әйтәм – мин моны болай гына калдырмыйм. Апрельдә чыгам, «разбираться будем», – дигән Ринат Рахматуллин.