Нобель премиясен алган татар язучысы – бу хыял чынга ашарлыкмы?

0
120
Фото Салават Камалетдинов

Татар язучылары Нобель премиясен алырлыкмы? Һич булмаса, Нобель премиясен алып була, дип хыяллана аламы?

Татарстанда Әмирхан Еники хикәяләре буенча «823 километр» дип аталган тулы метражлы нәфис фильм төшерелә. Аның сценарий авторы – Мәскәү киносценаристы Валерия Байкиева, өч хикәяне берләштерү өчен, яңа персонаж керткән: хикәяләрдә сурәтләнгән вакыйгалар татар язучысы аша бирелә. Валерия Байкиева әлеге зур язучыны Казаннан читтә яши итеп күз алдына китерә һәм аның Нобель премиясе лауреаты булуын да билгеләп үтә.

Киносценарий уңышлы дип бәяләнде. Әмма геройның, ягъни татар язучысының Нобель премиясе лауреаты булуы әлеге фильмда төшүчеләрдә бераз каршылык тудырган.

Илдар Хәйруллин: «Безнең язучылар Нобель премиясе алырга мөмкин. Ләкин булмаган әйберне күрсәтү дөрес түгел. Башта бирсеннәр!»

«Минем персонаж Әмирхан Еники әсәрләрендә юк. Өч новелла аның карашы аша күрсәтеләчәк. Ул – бүгенге көн кешесе. Өлкән яшьтә. Әле сценарийда аны Нобель премиясе лауреаты дип тә язганнар. «Сызып ташлагыз, анысы бөтенләй әкияткә китә, җитдирәк карагыз», – дидем. Анысын алып ташладылар…» – дип комментарий бирде танылган язучы ролен башкаручы хөрмәтле шәхесебез, Татарстанның халык, Россиянең атаказанган артисты Илдар Хәйруллин.

Татар язучысының Нобель премиясе лауреаты булуы мөмкин хәл түгелмени?

Илдар Хәйруллин: Мин, безнең язучылар Нобель премиясе алырга мөмкин, дип уйлыйм. Ләкин булмаган әйберне теләк белән генә күрсәтү, миңа калса, дөрес түгел. Башта бирсеннәр! Безнең Гаяз Исхакыйдан башлап искитмәле язучылар бар. Бервакыт аның китабын үзем белән ял йортына алдым. Кич белән «Сөннәтче бабай»ны укый башлаган идем… югыйсә кат-кат укылган… китапны укый-укый таң аткан икән, балконга чыктым… шул кичерешләрдән күземнән яшь ага башлады. Мондый язучы, әлбәттә, Нобель премиясенә лаек. Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники… искитмәле… 47 ел Казан театр училищесында укытам – студентларга иң элек Әмирхан Еники әсәрләрен бирәм. Анда тел дә, гореф-гадәт тә, рух та, татарның моңы да. Миңа калса, ул Нобель премиясенә лаек. Тагын да бар…»

Ркаил Зәйдулла: «Татар язучысының икесенең берсе Нобель премиясенә лаек димим, ләкин андыйлар бар»

Хикәяләрне тоташтыру өчен сценарист өстәгән персонаж – Казанга кайткан язучы. Киносценарийда зур язучының Нобель премиясе лауреаты булуы да язылган булган, ди. Әмма әлеге рольне уйнаучы Илдар Хәйруллин моңа каршы чыккан. Безнең язучы Нобель премиясе лауреаты була алмыймы?

Ркаил Зәйдулла: «Мин дә каршы булдым. «Татар язучысы» темасын юмор-сатирага әйләндермик, дип шалтыраттым. Дөнья мәйданына чыгу бит әле ул – әсәрең югары дәрәҗәдә язылган дигән сүз генә түгел. Бик күп факторлар бар. Мәсәлән, Европа, Америка язучылары белән шәхси танышлыгың да кирәк – практика шуны күрсәтә. Әйтик, Светлана Алексиевич (2015 елда Нобель премиясе алды. – авт.) озак еллар Европада яшәде, аның үзен дә белделәр, әсәрләре дә чит телләрдә чыкты. Аны бит, дөресен генә әйткәндә, коеп куйган язучы дип тә булмый, нигездә публицистика. Андый әсәрләр дөнья әдәбиятында бик күп. Әмма рус телендә язучы белорус язучысы шулай калкып чыга алды. Җыр текстлары авторы, бард Боб Диланга да бирделәр аны. Һәр премия кебек, Нобель премиясен дә 100 процент объектив була, дип уйламыйм. Бохараев Лондонда яшәде, аның Нобель премиясен алу өчен мөмкинлекләре бар иде, дип уйлыйм – иртәрәк үлеп китте.

Тагын бер әйбер бар – анда, әдәби әсәрнең сыйфатыннан тыш, язучының нинди шәхес булуына игътибар итәләр. Дөньяның агышы белән риза булмаган протестлы шәхесләргә бирәләр. Монда хайп та бар инде. Мәсәлән, Орхан Памукка Нобель премиясе сәясәттә ниндидер сүз әйткәнгә бирелде. Ул әрмәннәргә геноцид булуын, көрдләр проблемасын күтәреп чыкты. Нобель премиясен алганнан соң тавышын ишеткәнем юк. Ә менә итальян язучысы Умберто Эконың «Имя Розы» дигән гениаль әсәре бар. Аның буенча фильм да төшерелгән. Ул язучы Нобель премиясенә лаек булмады. Шуңа, Нобель премиясен алмаган язучылар көчлерәк тә булырга мөмкин.

Татар язучыларының икесенең берсе Нобель премиясенә лаек димим – сүз дә юк, ләкин андыйлар бар. Мәсәлән, Әмирхан Еники. Мин аны кайта-кайта укыйм, Нобель премиясе алганнардан ким түгел. Фикерле шәхес иде. Кыскасы, Нобель премиясе алу мөмкинлеге бар, ләкин ул миңа рәшә сыманрак тоела».

Белешмә: Әдәбият буенча Нобель премиясе – Альфред Нобель васыять итеп калдырган 5 премиянең берсе. Ул 1901 елдан башлап ел саен бирелә. Хәзерге вакытка кадәр ул барлыгы 118 кешегә тапшырылган.

Премиянең лауреатлары гына билгеле, аңа дәгъва итүчеләр исемлеге дә 50 ел сер итеп саклана.

Нобель фонды уставы буенча, кандидатларны әдәбият буенча премиягә Швед академиясе әгъзалары, төрле югары уку йортларының әдәбият һәм лингвистика профессорлары, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары, әдәби иҗат буенча авторлык берлекләре рәисләре тәкъдим итә ала. Кандидатларны әдәбият буенча Нобель комитеты билгели, ә Швед академиясе лауреатларны сайлый.

Нобель премиясе лауреатлары арасында күпчелеге – инглиз, француз, немец, испан телендә язучылар. Лауреатлар арасында төрки телле бердәнбер язучы – төрек язучы Орхан Памук – премияне 2006 елда алган.

Кайчандыр Россиягә караган җирлектә туган кайбер лауреатларның биографиясендә яки иҗатында татарларга бәйләнеш табарга була.

1905 елда Нобель премиясенә лаек булган Генрик Сенкевич (1846-1916) – әтисе ягыннан татарлардан чыккан поляк язучысы. Премия алган вакытта ул Россия империясе ватандашы буларак күрсәтелгән. Чөнки тумышы белән ул чакта Россиягә кергән Луков шәһәре янәшәсендәге Воля-Окшейск авылыннан (Люблин воеводасы). Генрик Сенкевичның әтисе ягыннан татар бабалары XVI гасырда Литва кенәзлегенә күчеп утырган, ике гасырдан соң, XVIII гасырда әлеге нәсел исламнан католиклыкка күчкән.

1958 елда Нобель премиясе лауреаты булган Борис Пастернакның татарларга бәйләнеше – Бөек Ватан сугышы елларында Чистайда яшәве. Хәер, «Детство Люверс» дигән повестенда татар геройлары булуын өсти алам. Әсәрдә кызыклы юллар бар: «Отец Ахмедьяновых торговал железом. В год между рождением Нуретдина и Смагила он неожиданно разбогател. Тогда Смагил стал зваться Самойлой, и сыновьям решено было дать русское воспитание».

1965 елда «Тихий Дон» роман-эпопеясы өчен Нобель премиясе алган Михаил Шолоховның әлеге әсәрендә төп вакыйгалар Татарский хуторында бара. Дон казаклары гаскәрләрендә хезмәт иткән татарлар бирегә Пенза өлкәсеннән килгән, дигән версия бар.

Поляк язучысы Владислав Реймонтның (1924 елда Нобель премиясе алган) «Последний сейм Речи Посполитой» дип аталган тарихи романында да вак сәүдәгәр татар образы бар.

«Немного погодя вошел человек небольшого роста, плечистый, с реденькой рыжеватой бородкой, раскосыми глазами и широким лицом. На бритой голове его красовалась тюбетейка, малиновая рубаха была запущена в шаровары, а поверх нее накинут синий кафтан, густо собранный на поясе в сборки. Он подал Зарембе синий клочок бумаги с выколотым в уголке треугольником.

Заремба посмотрел на бумажку и, опасаясь какого-нибудь подвоха, проговорил сухо:

 Что это за комедия? Вы что, немой?

Маркитант усмехнулся и, шепнув формулу посвященных, прибавил вслух:

 Зовут меня Махмут Беляк, из Лостои, брат майора Амурада. Татарин, как изволите видеть, ваше благородие, родом и верный слуга польской отчизне… – Он крикнул по-татарски в сени, и через минуту в комнату были внесены длинные лубяные короба, обвязанные веревками. …  –  По червонному целкачу на магарыч, мне Коран запрещает пить вино и угощать им».

1987 елгы Нобель премиясе лауреаты Иосиф Бродскийның «Была весна, и я как раз тогда / ходил в одно татарское семейство, / неподалеку жившее» дигән юллары искә төшә.

Әлегә шулар.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here