Домой Жизнь татар Татары в регионе Туганнарыма багышладым…

Туганнарыма багышладым…

0
Туганнарыма багышладым…
Фото: mobillegends.net

Чәчкә апа Шәгалиева Иске Усман авылында 30 елдан артык яши.Тормыш иптәше Хәмит абый белән оныкларын, оныкларының балаларын үстерешеп матур гына гомер кичерәләр. Ләкин Чәчкә апа Татарстанда вафат булган Гамилә, Гасимә, Нәсимә, Атлас исемле туганнарын сагына, юксына. Аларга багышлап шигырьләр яза.

Җиде бала үскән идек,

  инде китте дүртебез,

Киткәннәргә дога кылып

  яши хәзер өчебез.

Изге Рамазан аенда

  китеп барды апаем,

Кырыгы да үтмәгәндер,

  вафат булды абыем.

Алты кызга таяныч дип,

  үстергән әткәй улын,

Инде хәзер телибез без,

  җәннәттә булсын урны.

Сандугачлар өзелеп сайрый

  каршыдагы тирәктә,

Якыннарның китүләре

  ялкын сала йөрәккә.

Туганлыкның якынлыгы

  шулкадәр көчле икән,

Көне-төне сорап торам

  сезгә урын җәннәттән.

Их, туганнар, исән чакта

  кудык дөнья нужасын,

Онытып, соңгы көнебездә

  кая китеп барасын.

Атна кичтә карап торам

  моңсу кояш баешын,

Эчем пошса, укыйм Коръән –

  баса йөрәк януын.

Апрельдә Шушма елгасы

  сыймыйдыр ярларына,

Яшик әле, ташлашмыйча,

  Вафин Хәйдәр кызлары.