Домой Жизнь татар Әнвәр Нургалиев: «Соңгы вакытта еш елыйм»

Әнвәр Нургалиев: «Соңгы вакытта еш елыйм»

0
Әнвәр Нургалиев: «Соңгы вакытта еш елыйм»
27.10.2018 - "Душевный" концерт Татар Радиосы (фото Салават Камалетдинов)

Ул һәрвакыт елмая. Зәвыклы, күп хатын-кызларны үзенә гашыйк иткән җырчы. «Елмаерга тырышсам да, соңгы вакытта ешрак елыйм», – дип сөйләде популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев.

Әнвәр, җырчыларны татар һәм башкортныкыларга бүлеп карау бар. Башкортстан җырчыларын Татарстан тамашачысы күтәрә, дип әйтәләр.

Татар һәм башкорт җырчыларын сай акыллы кешеләр генә аера. Татарда да, башкортта да шундый кешеләр була. Андый кешеләрнең тавыш чыгарып, үзләренен күрсәтәселәре киләдер. Тамашачы җырчыны яратса гына күтәреп ала. Башкортстаннанмы син, Чувашиядәнме, анысы мөһим түгел. Тик шунысы бар, җырчы Татарстанда, Казанда үзен күрсәтә ала икән, димәк, аңа бөтен Россиядә юллар ачык.

12.01.2019 – Концерт “Ад?м бел?н ?ава 2” (фото Салават Камалетдинов)


Сез ничә еллар буе татар җырын пропагандалыйсыз. Башкортстанда башкортча җырлагыз дигән таләп бармы?

 1999 елдан бирле иҗат итү дәверендә андый таләп куелганы юк. «Башкортча да җырлап карамыйсыңмы?» – дигән тәкъдимнәр генә була. Үз теләгем белән башкорт телендә башкарган җырларым бар.

 Татар эстрадасында олыгайгач танылган җырчылар күп түгел. Олыгайгач танылу җиңелрәкме, авырракмы?

47 яшь булса да, мин үземне олы дип санамыйм. Күп яшь җырчыларга караганда үземне акылым белән дә, күңелем белән дә яшьрәк тоям. Татарстанда гына: «Әнвәр яңа гына килеп керде дә атылып чыкты», – дигән сүз бар. Тик мин 1999 елдан башлап иҗат итәм. Татарстанга килгәндә мин инде Башкорстанда да, Себер якларында да заллар җыя торган җырчы идем. Татарстанга соңрак кердем. Иртәрәк керсәм, бәлки керә дә алмаган булыр идем. Үз вакытым белән, рәхәтләнеп, яшьләрдән калышмыйча, хәтта уздырып та җырлап йөрим.

«Бөтен җырларым да балаларым сыман якын»


«Соң дисеңме әллә?» җыры белән танылдыгыз. Бу җырның шулчаклы уңыш китерәчәген, хит буласын күз алдына китергән идегезме?

Татарстанда әлеге җыр белән танылсам да, Башкорстанда башка җырларым да күп иде. Әлеге җырны алуга үз иттем. «Соң дисеңме әллә?» Татарстанда беренче ротациягә биргән җырым, шуның белән танылдым да.

 Хит ничек туа? Репертуарыгыздагы иң яраткан җырыгыз нинди?

Җырның көе, сүзләре, аранжировкасы күңелең, акылың, тавышың белән бергә туры килгән очракта хит туа. Барлык җырларымны да яратып башкарам. Алар минем өчен балаларым сыман, аерып әйтеп булмый. Җырны халыкка җиткерә белү дә мөһим. Күңел биреп җырлау белән тавышны күрсәтеп кенә җырлауның аермасы зур.

Җырчы булып баеп буламы?

Тырышсаң, акчаны җиткереп була. Җырчы булу, әлеге өлкәдә үсү күп көч һәм чыгымнар таләп итә. Миңа берсенең дә булышканы юк, үз көчем белән, иганәчеләр ярдәменнән башка эшләп йөрим. Бик зур, талантлы командам бар.

Әгәр әле дә популярлык казанмаган булсагыз, хәзер кем булып эшләр идегез?

Бер эштән дә курыкмыйм. Төзелеш өлкәсендә үземнең эшем бар иде, анда да сынатмас идем. Тик җырдан башка тора алмыйм. Җырны ташламас идем. Беркайчан да популяр булу максатым юк иде.

 Хәзер тамашачы концерт караганда да телефонга төшереп утыра. Бу күренешкә ничек карыйсыз?

Әлеге нәрсә мине борчымый. Тик җырлаган чагымда телефоннан язышып утырсалар, теңкәмә тия. Сәхнәдән барысы да күренә, берәрсе артыграк телефонда утырса, мәгънәле җыр барышында язышып, көлеп утырса, кисәтү ясыйм, әлбәттә,

Үзегез кемнәрнең концертларына йөрисез? Сез кемнәр белән дус?

Уфа сәнгать университетында укыганда Салават абыйның җырларын тыңладым, пропагандаладым. Аның җырларында тәрбияләнеп үстем. Хәйдәр абый Бигичев, Мөслим Могамаев иҗатларын ярата идем. Фирдүс, Илсөя, Ришат белән сөйләшеп торабыз. Ешрак Илсөя белән аралашабыз. Марат Мухин, Айрат Ильясов, Газинур Фәйзуллин, Гөлназ Сәфәрова – барысы белән дә яхшы мөгамәләдә. Берсе белән дә конфликтка кергәнем булмады.

«Әни үлгәч, мине геноцид оештыруда гаепләделәр»


Кайбер җырчылар интервью биргәндә башка җырчыларны тәнкыйтьли. Кимчелекле якларын күрсәтә. Сез моңа ничек карыйсыз?

Тәнкыйтьнең нинди булуына карап. Музыкаль тәнкыйтьчеләр тәнкыйтьләргә тиештер. Гайбәтләрне, начар сүзләрне өнәмим. Безнең эстрадада узган ел бик күңелсез хәл булды. Күп җырчылар Иркә хакында нидер язып, халыкка чыгардылар. Иркәне дустым дип әйтмим. Әмма шундый ямьсезлекне халыкка чыгару – безнең заман эстрадасының иң начар ягы. Безне халык җырчы итеп кабул иткән, ул безне тыңлый, ярата. Элек Әлфия апа Афзаловалар, Фәридә апа Кудашевалар, Халит Гәрәевләр заманында андый нәрсәләр булмаган. Әлеге күренеш эстраданың бәясен төшерә.

Балачагыгыз ничек үтте?

Телем ачылганчы ук җырлаганмындыр. Беренче мәртәбә сәхнәгә чыгуым беренче, икенче сыйныфларда булды. Балачак начар үтмәде, Аллаһка шөкер, өстәлебез һәрчак мул булды. Бай яшәмәсәк тә, хәерче булмадык. Киемгә, уенчыкка безне беркайчан да иркәләмәделәр. Әти-әнием һәрвакыт эштә булдылар. Гади авыл баласы мин. Әтием гомер буе көтүче, әнием чөгендерче булды. Биш бала үстек. Ике ел элек олы абыем вафат булды, хәзер дүртәү генә калдык.

27.10.2019 – Концерт Татар Радиосы Реклама (фото Салават Камалетдинов)


Әти-әниегез хакында сөйләгез әле.

Әти-әнием бик гади кешеләр иде. 60 ел бергә мәхәббәттә яшәделәр. Аларны югалткач, ничек авыр булганын үзем генә беләм. Әни үлгәннән соң миңа күп нәрсә ишетергә туры килде. Хәтта кайбер түрәләр дә яздылар, матбугатта, интернетта начар сүзләр җиткерделәр. Янәсе, мин геноцид оештырганмын, Мәскәүдән Уфага әлеге чирне алып кайтканмын, әни янына кереп бөтен хастаханәгә таратканмын. Акылга сыймаслык хәл. Бер көтүче баласы гына Мәскәүгә йөрми бит инде. Ул вакытта түрәләр дә, табиблар да Мәскәүгә йөрде. Бик күп авыр сүзләр ишетергә туры килде, тик без аларны җиңеп чыктык. Бөтен дошманнарга үч итеп, әти-әнием рухын сөендереп, үземне эшем белән күрсәтәсем килә. 

Хәзер балалар телефоннан аерылмыйча үсә. Сез моңа ничек карыйсыз?

Балаларның телефон белән үсүләре – начар күренеш. Тик глобальләшүгә каршы барып булмый. Гаджетларга бирелә торган вакытны чикләп, билгеле бер ресурслар өчен генә бирергә кирәк.

Хейтерлар хакында ни диярсез? Начар комментарийларны күңелегезгә якын аласызмы? Аларга җавап биреп утыру кирәк дип уйлыйсызмы?

Профессиябез шундый булгач, без түзәргә, әлеге нәрсәне дөрес кабул итәргә тиеш. Хейтерлар булырга тиеш. Аларга җавап бирергә кирәк. Кыяфәт, тел, җырлый белмәү һәм башка нәрсәләр хакында язалар. Нәселемә, гаиләмә кагылсалар, күңелгә тия, әлбәттә.

«Артист хатыны һәрвакыт үзен караган, акыллы, зәвыклы булырга тиеш»


Тормыш иптәшегез хакында сөйләгез әле. Көнләшү, хыянәт…

Ирина белән 1995 елның язында таныштык. Биш ел очрашып йөрдек. 25 ел бергә. Улыбыз Рафаэльга 21 яшь тула, кызыбыз Элинага – 16. Көнләшүләр яшь вакытта булгандыр. Хәзер юк. Хатыным шул кадәр акыллы, аңлый торган, түзем, сабыр. Кирәк булса усал да, йомшак та була. Хатын-кыз шундый булырга тиеш тә.

Сезгә күп хатын-кызлар гашыйк, бу гаиләдә конфликтлар китереп чыгармыймы?

Алар миңа түгел, минем образга гашыйк.

Тормыш иптәшегез үзегездән олырак күренә, сез бит әле япь-яшь дип язучылар бар инстаграм битегездә. Бу сүзләрне игътибарга аласызмы? Хатыныгыз сезнең янда тагын да чибәррәк булып күренер өчен тырышамы?

Чыннан да, инстаграмда шундый фикер калдыручылар бар. Алар юри әйтәләр. Аллаһка шөкер, Ирина курчак кебек. Яшьләрдән дә уздыра. Аның акылы, кыяфәте минем өчен беренче урында. Һәр артистның хатыны – иренең йөзе. Ул һәрвакыт үзен караган, акыллы, зәвыклы киенгән, кеше арасында үзен матур тота белергә тиеш. Минем җимешем дә шулай. Һәрвакыт матур, бөтен нәрсәсе үз урынында, беркайчан да йөземә кызыллык китерми, киресенчә, менә бу Әнвәрнең хатыны дип кенә торалар.

Балаларыгыз нәрсә белән шөгыльләнәләр? Популяр җырчы баласы булуны алар ничек кабул итәләр?

Рафаэль БДУда 3 курста укый, юрист белгечен үзләштерә. Минем исем белән кычкырып йөрми, киресенчә, сиздермәскә тырыша. Җырламый, элек гитарада уйный иде. Кызым 9 сыйныфта белем ала, бию белән шөгыльләнә. Ул да минем исем белән артык очынмый.

 Йөзегездән беркайчан да елмаю төшми, бу ихлас елмаюмы, әллә сәхнә таләбеме?

Күбрәк елмаерга тырышам. Үзем генә булганда елап та алам. Соңгы вакытта ешрак елыйм.

Сәхнәдәге образыгызны барыбыз да беләбез, ә чынлыкта сез нинди? Нинди тормыш иптәше, әти?

Сәхнәдәге образымнан бик аерылып тормыйм. Элегрәк тиз кызып китүчән булсам, хәзер алай түгел. Гаделсезлекне җенем сөйми. Кызымны иркәләп, яратып кына үстерәм. Авыр сүз әйткәнем юк. Улымны егетләрчә, аңа катырак булырга тырышам. Хатыныма карата йомшак та булам, кайбер чакларда ачуланып та алам.

«Иң зур үкенечем – әти-әни янында еш булмавым»


Әнвәр, 10-15 елдан үзегезне ничек күзаллыйсыз?

Аллаһ Тәгалә гомер бирсә, үз йортымда балаларым, оныкларым белән булырга, күбрәк ял итәргә, сәяхәт итәргә дигән хыяллар белән яшим. Продюсерлык үзәге ачып, яшьләрне үстерәсем, сәхнәгә әзерлисем килә.

Нәрсәгә дә булса үкенәсезме?

Укыганда бөтен дәресләргә дә йөрисе булган икән. Чит телләрне өйрәнү, музыка теориясе фәннәрен уку – барысы да кирәк булган. Иң зур үкенечем – әти-әни янында ешрак буласы калган. Моңа нык үкенәм. Хәзер ничек теләсәм дә, кайтарып булмый.

Дингә тартыласызмы? Кәеф төшенкелеген, күз тиюләрне ничек җиңәсез?

Дингә тартылам. Авыр вакытта һәрвакытта Аллаһны искә алабыз. Йокларга ятканда да Аллаһка рәхмәт әйтеп, теләкләремне теләп ятам. Күз тигәндә мәчеткә барып укытам, үзем белгән догаларны укырга тырышам.

Рамил Гали


Танылам дип омтылган яшь җырчыларга ни киңәш итәр идегез?

Күңелдә изге уйлар йөртергә, әдәпле, тәртипле булырга кирәк. Тышкы кыяфәтеңә кадәр эчке дөньяңны рәткә китерү мөһим. Нигә җырлаганыңны, нәрсә җырлавыңны аңлап, тамашачыңа әйтергә теләгән фикереңне белергә кирәк. Иң мөһиме – тырышлык, түземлек. Бер килеп чыкмаса, кулны төшерергә түгел. Алга барырга, тырышырга, тагын тырышып карарга! Танылу җиңел бирелми. Матурлык бик күп корбаннар таләп иткән кебек, сәхнә дә күп корбаннар сорый.

intertat.tatar