Домой Главные новости В области Обком газетасында ислам дине

Обком газетасында ислам дине

0
Обком газетасында ислам дине

Бер ел элек, 11 октябрьдә, Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые, мөфти Вагыйз Лотфулла улы ЯРУЛЛИН вафат булды. Октябрьнең шушындый ук аяз көннәрендә вафат булган Вагыйз Яруллинны искә алганда, үткән гасырның 80нче елларында булган хәлләр искә төшә.

Безнең якларда татарларның рухи яңарышы Вагыйз хәзрәт Яруллин исеме белән тыгыз бәйләнгән. 1989 елда Куйбышевта барлыкка килгән “Туган тел” мәдәни үзәге дә аның катнашында һәм тырышлыгында булдырылды. Өлкә татарлары “Уйна, гармун”, Сабан туе, төрле фестивальләр оештыра башладылар, газета, якшәмбе мәктәбе ачу мәсьәләләре дә каршыбызга килеп басты. Мөселманнар исә мәчет салу турында сүз кузгата башладылар. Көннән-көн бу рухи яңарыш көчәя барды. “Идел буенда ислам динен кабул итү” көннәрендә Төркиядән, берничә гарәп илләреннән делегатлар килү, Татарстан һәм Башкортостанда узган күпсанлы чаралар, Шәһри Болгарда узган беренче җыен һәм соңрак, сентябрьдә, Куйбышевның Политпросвещение йортында узган фәнни-гамәли конференция…

Кыскасы, күз иярмәслек тизлектә дөньялар үзгәрә башлады. Шундый күтәрелеш дулкынында “Волжская коммуна” газетасында мөселманнар тормышы, Идел буена ислам дине килү турында материал бастырып чыгару идеясе туды. Идеяне, бераз уйланып йөргәннән соң, газетаның бүлек мөдире булып эшләгән (мәрхүмә) Лилия Шәйхулла кызы Шәфигуллина да хуплады. Өлкә хөкүмәтенең идеология бүлеге консультанты Рәшит Мигъдәт улы Шакиров та ярдәм итте.

Ләкин бу безгә җиңел бирелмәде. Материал басмага ике ай буе әзерләнде. Төзәтмәләр һәм күрсәтмәләр өстән – идеология буенча обком секретареннән төшерелә иде. Һәр төзәтмә буенча авторга Малый тупиктагы мәчеткә яисә хәзрәтнең Радиальный урамындагы өенә барырга, сәгатьләр буе Вагыйз хәзрәт белән киңәш тотарга, текстны шомартырга, кайбер фактларны яшереп, ләкин тел төбен халык аңларлык итеп язарга туры килде. Ул бер генә мәртәбә дә уфтанмады, киресенчә, халыкка динебез ислам асылын өлкәнең иң популяр газетасы битләрендә бастырып чыгаруны мөһим эш дип аңлап, бөтен көчен, дәрт-дәрманын җигеп эшләде.

…Ниһаять, 1989 елның 15 августында Куйбышев мөселманнарының имам-хатыйбы Вагыйз Яруллин биргән интервью дөнья күрде. Ул елларда мөмкин кадәр мәгълүматны үз эченә сыйдырган әңгәмә “Опередить друг друга в добрых делах” дип аталган иде һәм дингә сусаган милләттәшләребез аны ликбез итеп кабул иттеләр. Советлар чорында беренче шундый әңгәмә булганлыктан, газета кулдан-кулга йөрде, бәлки кайбер гаиләләрдә әле дә Вагыйз хәзрәт Яруллинның истәлеге булып сакланадыр.

Шамил ГАЛИМОВ,

Россия Федерациясенең журналистлар берлеге әгъзасы.