Домой Главные новости В области Үткәннәрне искә төшереп

Үткәннәрне искә төшереп

0
Үткәннәрне искә төшереп

Самараның Җәмигъ мәчете төзелеше турында истәлекләр

30 ел элек, 1991 елның көзендә, Самараның Стара Загора урамында Җәмигъ мәчетен төзү өчен бирелгән җир кишәрлегендә митинглар үткәрелде. Каршы булучылар шәһәр уртасында мәчет төзүне өнәп бетермәделәр, әлбәттә. Эш зурга да китәргә мөмкин иде. Ләкин татарларның сабырлыгы, хакимият башында торган сәясәтчеләрнең дөрес адымнары низагны басарга ярдәм итте. Ул вакытта шәһәр советы депутаты булып эшләгән якташыбыз Әсфәндияр Зөфәр улы Вәлитов әлеге вакыйгаларның уртасында кайнады. Түбәндәге материалда ул мәчетебезгә урын бирелү, төзелеш башлану турында яза. Ә моңа каршы чыгучылар, халыкны мәйданнарда җыючылар, якташларына карата нәфрәт уятырга маташучылар турындагы тема үзенең язучысын көтәдер әле…

Бу мәкалә күптән, әле 2005 елда ук, язылган иде. Ләкин, менә үз эшен күрсәтә, мактана диярләр, дип газетада бастырырга батырлык җитмәде. Миргарифан абый Галәлетдинов вафат булгач, беребез дә мәңге яшәми дип, язарга булдым. Мин аңа исән чагында, мәчет салырга урын алу турында мәкалә язам дип әйткәч, бик хуплаган иде. Хәзер Самара Җәмигъ мәчетен төзүне башлап йөрүчеләрдән мин берүзем калдым.

Яңа мәчет өчен урын алу, аны төзү һәм ачу мәшәкатьләре һәм шатлыгы Самара мөселманнарының тарихына кереп калыр. Дөрес, безнең илдә кайбер кешеләр тарихны үзләренчә үзгәртергә яраталар. Ә чын тарих бер генә була ул. Бу мәкалә тарихчыларга, еллар үткәч, архивлардан мәгълүмат җыеп, булган хәлләрне, вакыйгаларны күз алдына бастыруда ярдәм итәр, бер документ булып калыр, дип ышанам.

Бу зур изге эшнең башында мин, шәһәр советы депутаты буларак, актив катнаштым һәм эш барышының чынлыкта ничек булганын үз күзләрем белән күргән кеше.

Михаил Горбачев үзгәртеп коруны игълан иткәнче, динне, мәчетләрне бетерү сәясәте алып барылган иде. Сиксәненче елларның икенче яртысында «О свободе вероисповеданий» дип аталган яңа закон чыккач кына, милләт һәм дингә кагылышлы мәсьәләләргә ягымлырак карый башладылар. Куйбышев өлкәсендә дә үзгәрешләр була башлады: «Туган тел» оешмасы, «Бердәмлек» татар газетасы ачылды, «Радио-7», «Азатлык» оешмасы эшли башлады, татар мәктәбе ачылды.

Ләкин соңгы елларда бу эшләр сүрелеп бара. Моның сәбәбе кризиста түгел, ә хөкүмәткә яңа җитәкчеләр килүдә. Уңайлы елларда яхшы законнар чыгарып өлгереп булмады, ә булганнары хәзер эшләми.

Сиксәненче еллар азагында Самара мөхтәсибәте, имам Вагыйз хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә, иске мәчетләрне кайтару һәм яңа мәчет төзү буенча эш башлап җибәрде. Алексей Толстой урамы, 61 йорт адресы буенча урнашкан Тарихи мәчетне, закон буенча, хөкүмәт кайтарып бирергә тиеш иде. Ул бинада туберкулез белән авыручы балалар өчен балалар бакчасы эшли иде. Самара районы һәм шәһәр җитәкчелеге ул балаларны башка бинага күчерү мөмкинлеге таба алмадылар, ләкин яңа мәчет салырга урын бирергә һәм салуда ярдәм итәргә сүз бирделәр. Шәһәр җитәкчелеге берничә тапкыр алышынуга карамастан, алар үз сүзләрендә тордылар, дип әйтә алабыз. Урын алуда шәһәр исполкомы рәисе Александр Михайлович Коновалов һәм шәһәр башлыгы Олег Николаевич Сысуев зур ярдәм иттеләр.

Мәчет салу өчен беренче урынны Партизанская урамындагы «Дом молодежи» артында тәкъдим иттеләр. 1989 елның 17 сентябрендә аның нигезенә беренче таш салу тантанасы узды. Ләкин мәчеткә анда булырга насыйп булмаган. Чөнки аның өчен алты йортны җимерергә кирәк иде. Ә хуҗалары каршы төштеләр. Мөхтәсибәт тә, шәһәр җитәкчеләре дә изге йортны тавыш чыгарып салырга риза булмадылар, шуңа күрә ул урын калды инде.

Икенче урын Киевская һәм Тухачевская урамнары киселешендә, трамвай кольцосы эчендә бирелде. Бу юлы инде мәчет картлары каршы төште. 70 – 90 яшьлек картлар, күбесе сугыш инвалидлары, трамвай рельслары аркылы сикереп йөрергә тиешме? Трамвай астында калулары да бар дип, ул урыннан да баш тарттылар.

Өченче урын автовокзал янында бирелде. Анда да Партизанская урамындагы хәл кабатланды, аннан да китәргә туры килде. Дүртенче урын – Ипподром янында. Анда хәтта бераз эш башларга да өлгерделәр, әмма документларны тикшерә башлагач, генераль план буенча ул урында башка бина төзелергә тиеш булуы ачыклана. Акча булмау сәбәпле, ул бина ничә еллар төзелмичә торды. Мәчет салырга да рөхсәт итмәделәр.

Мәчеткә урын эзләгән арада, бинаның проекты һәм макеты әзер булды. Матурлыгы белән ул шәһәр җитәкчеләрен шаккатырды. Мондый матур бина шәһәрнең иң югары һәм күренекле урынында салынып, шәһәребезне бизәп торырга тиеш, диделәр алар. Ул проект һәм макет архитектор Рәсим Вәлшин җитәкчелегендә эшләнде. Шуннан соң мәчет төзү өчен яңа урын эзли башладылар һәм бераздан «Шипка» кинотеатры янында урын бирделәр. Бу урында 30нчы ачык автостоянка иде. Аны мөхтәсибәт көче белән 300 метр-га Московское шоссе урамы янынарак күчерергә туры килде. Башта машина куючылар моңа каршы килеп маташты, «Шипка» каршысында ике тапкыр митинг та үткәрделәр. Ләкин, халыкка яхшылап аңлаткач, алар тынычландылар.

Бу вакытта шәһәр газеталарында мәчет салуны хуплап күп мәкаләләр бастырылды. «Волжская заря», «Самарские известия» газеталары әлеге темага бик актив яздылар. Мәчетне «Шипка» янында салуга каршы язмалар да булгалады. Ләкин бу каршылыклар чын йөрәктән кайнап чыккан каршылыклар түгел иде. Алар мәгълүмат булмаганнан килеп чыккан каршылыклар гына иде. Аларны хәл итүдә шәһәр җитәкчеләре бик акыллы эш алып бардылар. Ул вакытта шәһәрдә хуҗа – халык депутатлары Советы, ә аның рәисе Константин Алексеевич Титов иде. Аңа мөхтәсибәт исеменнән имам-хәзрәт Вагыйз Яруллин, мөхтәсибәт рәисе Вагыйз бабай Кадыйров, Мөнир һәм Али Вәлшиннар, Равил Яһудин, Миргарифан Галәлетдинов һәм тагын берничә карт мәчет салырга урын сорап мөрәҗәгать иткәч, Константин Титов аларны аңлап, ярдәм итәргә тырышырмын дигән иде.

Ул вакыттагы тәртип буенча, Совет карарын чыгарыр өчен, мәсьәләне бу Советның өч комиссиясе хупларга тиеш иде: төзү һәм архитектура рәисе Александр Латкин, укыту һәм культурадан – И.В. Каргов, милләт һәм дин эшләре рәисе Юрий Шишелов һәм мин – аның урынбасары. Шушы өч коммиссиянең утырышларында Константин Титов белән бергә булдык. Ул депутатларга барысын да бик яхшылап аңлатты. Нәтиҗәдә, өч утырышта да яңа мәчетне «Шипка» кинотеатры янында салырга җир бирүне күпчелек тавыш белән хупладылар. Хәзер ул комиссияләрнең карарларын йә горсовет сессиясендә, йә горисполком утырышында расларга кирәк иде. Горсовет утырышында бу мәсьәлә уңай хәл ителмәвен сизенеп, шәһәр хуҗалары горсиполком советында карарга булдылар. Горис-полком эшләре белән идарә иткән А.И.Симонов: «Андый эшләр тавыш бирү белән хәл ителми», – диде. Горисполком утырышында исполком рәисе Александр Коновалов, горсовет рәисе Константин Титов, горисполком эшләре белән идарә иткән А.И.Симонов,

прокурор Николай Куценко, баш архитектор Владимир Жуков, исполком рәисе урынбасары һәм башкалар бик яхшы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, горисполком мәчет салырга урын бирүне хуплады һәм 1991 елның 20 сентябрендә 695нче санлы карар чыгарды. Бу карарны тиз генә тормышка ашырып булмады, төрле-төрле уңайсызлыклар килеп чыга торды. Автостоянканы күчерергә дә авыр булды, машина хуҗалары бик озак тарткалашты. Әле җир актын кулга алгач та, төзү эшләре башлангач та, исполкомның карарын кире кагып, башка карар кабул итеп, мәчет урынын яңа урынга – Демократическая һәм Ташкентская урамнары киселешенә, «Дубки» турбазасы янына күчерергә теләгән кешеләр булды. Өлкә һәм шәһәр җитәкчеләренең акылы җитте, андый хисләргә бирешмәделәр.

Шулай итеп, авырлыклар белән булса да, тыныч кына, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, мәчет салынды. Бу вакыйга Самара мө-селманнары өчен зур җиңү дә, зур шатлык та булды. Өлкә һәм шәһәр җитәкчеләренең, спонсорларның, халыкның ярдәме һәм тырышлыгы, попечительләр советының шушы көчләрне берләштереп, мәчет салырга юнәлтүе, зур нәтиҗәләргә китерде.

Шулай итеп, 1998 елның 14 ноябрендә манарага ай кую тантанасына җыелган халыкның йөзләрендә чиксез горурлык хисе балкый иде, һәрбер кеше уртак эшнең нәтиҗәсен күреп, шатлык хисләре кичерде.

Мәчет төзелеп бетеп, эшли башлагач, аның беркемгә дә зыян китермәвенә бөтен халык ышанды. Каршы килүчеләр, комачауларга тырышучылар тынычланды. Мәчетнең матурлыгына руслар да, башка милләт вәкилләре дә сокланып туя алмадылар. Рус милләтеннән булган дусларым, танышларым безне шундый матур мәчет салынып бетү уңаеннан чын күңелдән котладылар.

Мәчет төзелешенең ничек баруы турында попечительләр советы вәкилләре һәм төзелештә катнашучылар язар, дип уйлыйм. Ә язар нәрсәләр байтак… Ярдәм итүчеләр бик күп булды. Актив катнашучыларны мәкаләмдә искә алмаган булсам, ачуланмагыз, зинһар, Аллаһы Тәгалә барысын да күрә һәм белә.

Әсфәндияр ВӘЛИТОВ.