Домой Объявления «Оясында ни күрсә…» әдәби әсәрләр конкурсы

«Оясында ни күрсә…» әдәби әсәрләр конкурсы

0
«Оясында ни күрсә…» әдәби әсәрләр конкурсы

2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында  яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә каләм ияләре һәм мәктәп  укучылары арасында «Оясында ни күрсә…» дигән әдәби бәйге игълан итә. Әлеге конкурсның максаты: җәмгыятьтә гаилә институтының ролен ныгыту, традицион кыйммәтләрне саклау. Әлеге бәйге ныклы, тату нәселләр, гаиләләр турындагы әдәби әсәрләргә багышлана.

Конкурс бер турда 2024 елның 1 февраленнән 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү – 2024 елның 18 декабрендә.

Әсәрләр татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Әсәрләрнең саны чикләнми.

Конкурста катнашучылар үзләренең эшләрен электрон почта аша юллый яки «Казан утлары» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирә ала. Шунда ук катнашучылар үзләре турында кыскача мәгълүмат, фото һәм «Казан утлары»на 2024 елның 1 яки 2 яртыееллыгына язылу турындагы квитанция фотосын (скан вариантын) да беркетергә тиешләр.

ПРЕМИЯЛӘР «Повесть» номинациясе
I урын – 100 мең сум
II урын – 80 мең сум
III урын – 60 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе – 20шәр мең сум

«Хикәя» номинациясе
I урын – 50 мең сум
II урын – 40 мең сум
III урын – 30 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе –15әр мең сум

«Шигырь» номинациясе (мәктәп укучылары арасында)

I урын – 15 мең сум
II урын – 10 мең сум
III урын – 8 мең сум

Өч кызыксындыру премиясе – 5әр мең сумм

Бәйге йомгаклары турындагы мәгълүмат «Казан утлары» журналы сайтында урнаштырыла.

Сайт: kazanutlary.ru; «ВКонтакте»: vk.com/club157469183.

Электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru.