Домой Пресса «Tatar Speech» татар теленә синхрон тәрҗемә сервисы эшли башлады

«Tatar Speech» татар теленә синхрон тәрҗемә сервисы эшли башлады

0
«Tatar Speech» татар теленә синхрон тәрҗемә сервисы эшли башлады

RuTube, YouTube хостингларында төрле телләрдәге видеоларны синхрон рәвештә татарча тавышландырып тәрҗемә итү «Tatar Speech» (https://tatarspeech.dtc.tatar) сервисы эшли башлады.

«Хәзерге вакытта әлеге сервис бета-тест уза. Сервис камилләшсен өчен күпме вакыт узарга тиешлеген әйтә алмыйм, бу ресурсларга бәйле. Сервисны Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән хезмәттәшлектә эшлибез. Беренче чиратта, ул белем бирү оешмаларына камилләштереп эшләнер дип уйлыйбыз», – диде Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин.

Аның әйтүенчә, синхрон тәрҗемә итү сервисында ир-ат, хатын-кыз тавышларын сайлау мөмкинлеге булачак.