Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнән дөрес туклану серләре — «Шәһри Казан»

0
117

Ул Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлтелгән гамәлләргә чакыра.

«Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, — ди Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек».

Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган — саулыгын да биргән. Биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлтелгән гамәлләргә этәрә.

Сәламәтлекнең нигезе — дөрес туклану. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бу турыда менә нәрсәләр әйткән:

· Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз.

· Ризыкны бик кайнар яки салкын булганда ашамагыз.

· Кулларыгызны ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз.

· Артык туйганчы ашамагыз.

· Ашаган арада суны күп эчмәгез.

· Ялгыз гына ашамагыз.

· Алҗыган, арыган булсагыз, татлы ризык ашап куегыз.

· Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, тәнегезне ял иттерегез.

Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә — аш, икенче өлешенә — су, өченче өлешенә — һава.

«Кайсы дәва яхшырак?» дигән сорауга табиблар да: «Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау», — дип җавап бирә. «Пәрдә» сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллаһ исраф кылучыларны яратмый», — ди. Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау — исраф. Динебездә һәрбер исраф — хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә.

Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә: «Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге», — ди. Ризык аксымга, витаминнарга, минералларга йә, киресенчә, химикатларга бай булырга мөмкин. Ризык файдалы булсын өчен, ул чиста булырга тиеш. Коръәндә бу күп тапкыр кабатлана. «Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыкларны ашагыз һәм үзегез ышанган Аллаһыдан куркыгыз», — ди. («Ашъяулык» сүрәсе, 88 нче аять).

Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here