Россиянең иң көчле коралыдыр

0
67

Эльвираларның гаиләсендә моңа кадәр хәрби хезмәткәрләр юк иде. Элек солдатларга күз күтәреп карамаган, гарнизоннар тормышы аның өчен түгел, дип уйлаган кызның язмышы башкача язылган булган икән. Бүгенге көндә Эльвира – өлкән сержантның хатыны.

Эльвира һәм Артурның мәхәббәте Санкт-Петербургта башланып китә.

Башкортостанда туып-үскән кыз әти-әниләре белән күченеп килә анда. Эльвира Санкт-Петербург татарлары төркемен эзләп таба һәм үзе турында хәбәр калдыра. Күп тә үтми, аңа бер егет җавап яза. Фотода сөйкемле булып күренгән милләттәше белән хатлар языша башлыйлар. Күп тә үтми, кызның нечкә күңеле уртак киләчәк турында хыяллана башлый…

Ләкин Артур кинәт кайдадыр китеп югала, элемтәгә чыкмый башлый. Ә Эльвираның күңеле аны гына көтә… Һәм юкка түгел. Бераздан егет аңа җавап яза, һәм аралашу тагын да җанланып китә. Ә очрашудан соң аларның мәхәббәт тарихы башлана.
Артурның киң җилкәсе артында контракт хезмәте тәҗрибәсе булган инде. Шуңа күрә ул яңадан армия сафларына кайту турында карар кыла. Эльвира сөйгәненең карарына каршы төшми, ир-егет шулай кирәк дип саный икән, димәк, аны кыз-хатын хуплаячак кына.

Алар икәүләшеп Артурның туган ягына – Ульян өлкәсенә кайталар, беренче командировкасы алдыннан язылышалар. Туй ак күлмәкләрсез, йөзексез, кунаклар һәм «әче» дип кычкыруларсыз гына уза. Яшьләр өчен алары мөһим түгел, бары тик мәхәббәт һәм һәрвакыт бергә булачакларына инану хисе генә.
Гарнизон тормышының башлангыч ноктасы Оренбургның Тоцк шәһәре була. Артур учениеләргә китеп бара, шул арада Эльвира көнкүрешне җайга сала. Иренең кайтуын сагынып каршы ала, ә берничә көннән аны инде чираттагы командировка көтә. Бу тынгысыз 2014 ел була…

Артур чираттагы аерылышуның озакка сузылачагын алдан кисәтеп куя. Башта Эльвира күпмедер вакыт кайнанасы белән яши, чөнки якын кешеләрен бергә көтү җиңелрәк дип саный. Соңрак хатын ялгыз яшәргә күнә, тормышлары якты очрашулар һәм сагышлы аерылышулар чиратына әверелә.

– Күнектем кебек. Хәер, моңа күнегеп булмыйдыр. Бары тик бу тормышка яраклаштым гына, – ди Эльвира.
Ул эшкә урнаша, параллель рәвештә Башкортостанның югары уку йортында укый. Эльвира Башкортостанда диплом яклап йөргән вакытта Артур шалтыратып шатлыклы хәбәр белән уртаклаша – өйгә кайта икән. Эльвира хәтта диплом тапшыру көнен көтеп тә тормыйча сөйгәне янына ашыга. Ирен чираттагы хезмәт командировкасына озаткач кына, дипломын барып ала.

2016 елда армия хезмәте ир белән хатынны Самара өлкәсенә алып килә. Башта казармада, аннары арендага алынган фатирда яши-ләр, ә күптән түгел ипотекага фатир сатып алганнар.
Самара яклары Эльвирага бик ошый. Монда калырга, балалар табып үстерергә каршы түгел. Ләкин бу хәлне ул аек акыл белән бәяли: әгәр ирен озак вакытка башка төбәккә җибәрсәләр, уйлап та тормыйча аның артыннан барырга һәм гарнизоннар буйлап йөрергә әзер булуы турында әйтә. Башка хәрбиләрнең хатыннары кебек үк, Эльвира да «шалтыратудан – шалтыратуга» кадәр яши, ә үзенә шалтыратырга ярамый. Артур да, сөеклесенең борчылуын сизеп, мөмкинлек чыгу белән телефонын кулга ала.

– Телефон һәрвакытта минем белән. Бөтен өметем кәрәзле телефонда. Ул мине Артур белән бәйли торган бердәнбер җеп, – ди Эльвира.
Бервакыт Артурдан бер атнадан артык хәбәр булмый. Эльвира бик борчыла, телевизорын кабызып, хәбәрләр тыңларга да курка. Ә каенанасы янына баргач, төш күрә, ире белән Башкортостанга үз әбисе янына кайтканнар икән. Эльвира өйгә керергә җыена, ә Артур урамда басып кала һәм сәдакага дип акча чыгаруларын сорый.

Иртән хатын төшен каенанасына сөйләп бирә. Киңәшкәннән соң, алар күршедәге татар әбисе янына барырга уйлыйлар. Әби аларны игътибар белән тыңлый да сәдаканы кабул итә. Артурның хезмәт иткәнен беләм, ди, барлык туганнары кебек үк, аның өчен дога кылып торырмын, дигән.

Кайткан чакта ук СМС килеп төшә: «Ничек син, күз нурым?» Килен хәбәрне каенанасына күрсәтеп шатландыра, күзеннән яшьләр атылып чыга… «Шалтырата аласыңмы?» – дип яза хатын. «Әйе, бер сәгатьтән», – дип җавап бирә ире. Ә шалтыраткач, аның үтенечен үтәп сәдака бирүләре турында сөйли. Артур бер дә гаҗәпләнми. Соңрак алдагы төнне аңа бик авыр булганын белеп ала Эльвира.
Бу хәл башка бер хәрби хезмәткәрнең күрәзәче хатынына да барып җитә: «Ирең белән бәйләнешегез ныгыган», – ди ул.

Ирләренең еракта булуына карамастан, күп кенә хатыннарның сизенү интуициясе барлыкка килә икән. Яраткан кешеләренең кәефен, хис-кичерешләрен тоялар. Могҗизалы хәлләр еш була. Кыю, көчле, сизгер йөрәкле хатын-кызлар һәр күзәнәге белән сөйгән ярларына бәйләнәләр.

Быел җәен «Син минем арттан килергә әзерме?» – дип Артур шалтыраткач, Эльвира ике дә уйламыйча: «Әйе, әйе!» – дип җавап бирә. Эш көненең кызган чагы булуына карамастан, җитәкче аның хәленә керә, һәм Эльвира, машинасына утырып, Белгород өлкәсе чигендә хезмәт иткән сөйгәне янына китеп бара.
Аларның июньдәге ялы ике генә атна дәвам итә. Ләкин шундый кыска вакыт эчендә ир белән хатын күп нәрсәләргә өлгерәләр: туганнарының хәлен белеп кайтканнар, табигать кочагында ял иткәннәр, Соль-Илецкида сәламәтлекләрен ныгытканнар.
Ә бит Артур башта ял алырга теләмәгән, очрашу шатлыгыннан соң аерылышу мизгелләре килә, җиңел булмас, дип шикләнә. “Аның кайтуы бик яхшы булды әле, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Эльвира. – Хәзер инде ул “анда”, махсус операциядә!”…

Шуннан бирле алар әле күрешмәделәр. Ләкин Эльвира күңеле белән гел аның янәшәсендә. Бар да яхшы булачагына нык ышана, хәбәр көтә. Кыска гына хәбәр дә аның өчен зур бәхет.
– Мине «Геройларның хатыннары»#Женыгероев фотопроектында катнашырга чакыргач, акция шулкадәр масштаблы булачак дип башыма да китермәгән идем. Димәк, без кирәкле һәм мөһим эш башкарабыз – ирләребезгә мораль яктан ярдәм итәбез. Мин ирем белән горурланам һәм мең километр ераклыктан да минем мәхәббәтемне тоюына ышанам. Бу аңа тагын да көч бирә. Хатын-кыз мәхәббәте – мөгаен, Россиянең иң көчле коралыдыр.



Юлия СУМКИНА
(“Социаль газета”)
Айгөл САФИНА тәрҗемәсе

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here