Домой Жизнь татар Татары в регионе Педагогик талант иясе

Педагогик талант иясе

0
Педагогик талант иясе

25 мартта Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2022» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бәйге 2016 елдан бирле «Ел укытучысы» конкурсы кысаларында үткәрелә. Быел анда Татарстаннан, Пенза, Түбән Новгород, Киров, Омск, Төмән, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостан, Чувашия, Удмуртия һәм Мордовия республикаларыннан килгән мөгаллимнәр катнашты.

Самара өлкәсенең данын «Яктылык» татар мәктәбенең башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Илдус кызы Хәерова яклады һәм «Педагогик талант» номинациясендә җиңү яулады.

– Соңгы сынауларны без – финалистлар, Татарстан башкаласының «Адымнар» полилингваль комплексында уздык. Анда без һөнәри осталык буенча ярыштык – ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, мастер-класслар уздырдык, презентацияләр белән чыгыш ясадык. Мондый дәрәҗәдәге бәйгедә беренче катнашуым, билгеле инде, дулкынландым да бугай, – дип бүлешә хис-кичерешләре белән Рәхимә Илдусовна. – Мин әлеге мәктәпнең 4 сыйныф укучылары өчен «Җөмләнең баш кисәкләре» темасына ачык дәрес һәм «Милләтләр дуслыгы» темасына сыйныф сәгате уздырдым. Ә инде мастер-класста һәр конкурсант үзенең педагогик тәҗрибәсе, укыту процессын оештыруы турында сөйләргә тиеш иде. Төбәкләрдән килгән унбер финалист арасында бик нык әзерләнгән, моңа кадәр күпсанлы бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булган укытучылар да күп иде. Шулай да минем эшем жюри әгъзаларын битараф калдырмады. Әлеге чарада катнашуыма мин чиксез шатмын. Беренчедән, зур тәҗрибәле коллегаларым белән танышу, аралашу минем өчен бик файдалы булды. Икенчедән, Татарстан укытучыларының бердәмлеген, ярышларда бер-берсенә ярдәмләшеп, киңәшләр биреп торганнарын күреп, шаккаттым һәм куандым.

Конкурс финалистлары өчен бик бай һәм эчтәлекле мәдәни программа да әзерләнгән иде. Галиәсгар Камал театрында Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсендә катнашырга насыйп булды, Кәрим Тинчурин театрында «Утта янган күбәләктәй» спектаклен карадык. 24 мартта Россия төбәкләреннән килгән конкурсантларны ТНВ каналында чыгып килүче «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашырга чакырдылар. Анда бәйгенең максатлары, кайчаннан бирле уздырыла, аның нәтиҗәләре, төбәкләрдә татар телен укыту ничегрәк оештырылган, татар теле һәм әдәбияты укытучылары нинди проблемалар белән очраша кебек темаларга сөйләштек, фикер алыштык. Аннан соң конкурс финалистлары Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин белән матбугат конференциясендә катнаштык. «Барлык конкурсантлар да үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән чын укытучылар. Сез белем алу өчен шартлар тудырасыз, укытасыз, тәрбиялисез, үз белемегезне яшь буынга тапшырасыз. Сез искиткеч җаваплы эш башкарасыз. Ә бәйгедә җиңүче укытучы бөтен Россиягә үз тәҗрибәсен һәм мөмкинлекләрен күрсәтә алачак», – дип сөйләде министр. Безнең өчен бу бик югары бәя булды, – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.

Без сезнең белән горурланабыз һәм эшегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телибез!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА