Домой Культура Ваһапов фестивале Донбасска гуманитар ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештыра

Ваһапов фестивале Донбасска гуманитар ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештыра

0
Ваһапов фестивале Донбасска гуманитар ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештыра

18 апрель көнне Филармония залында Донбасска гуманитар ярдәм йөзеннән “Кайсыгызның кулы җылы…” дип аталган хәйрия концерты узачак. Изге гамәл кылыйм дисәң, моннан да җайлысы юктыр. Үзең шәп концерт карап ләззәт аласың, үзең хәйриячелектә катнашасың.

Нинди генә кыен вакыт булса да, иҗат, җыр һәрвакыт кешеләрне юата, илһамландыра, көч бирә. Әлеге концерт бар дөнья мәшәкатьләрен онытырга һәм ял итәргә менә дигән мөмкинлек. “Кайсыгызның кулы җылы” – шәп концерт, искиткеч чара гына түгел. Әлеге концертка билет алып сез Донбасска гуманитар ярдәм күрсәтүгә үз өлешегезне дә кертәчәксез!

Концертта катнашалар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех, Илсаф, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Марсель Вәгыйзов, Сиринә Зәйнетдинова, “Казан егетләре”, Илмира Нәгыймова, Зәринә Хәсәншина, Рөстәм Нәсыйбуллин, Рәнис Габбазов, Азат Абитов.

Күңел җылысы белән бүлешү кыен түгел, бердәм булганда борчуларны җиңү бер ни тормый. Җылы кулыбызны сузарга кызганмыйк!

Билетларларны Ваһапов фестиваленең рәсми сайтыннан сатып ала аласыз.