Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез!
Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, ќан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.
Ярты гасыр дисәң, күп булыр
күк.
Илле дисәң, бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар
кебек,
Ә сулары кая җыела?!
Аккан сулар бергә
кушыла-кушыла,
Барысы бергә коя диңгезгә.
Туган йортка, туган нигезгә
Җыясың син шулай безне дә.
Иң изге, якты теләкләр белән тормыш иптәшең Раилә, кызларың Равилә, Рания, Руфилә, киявең Илһам.