Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рауза, улың Раил, кызларың Нурия, Әлфия, киленең Зөбәрҗәт, кияүләрең Хәлиулла, Назыйм, оныкларың гаиләләре белән һәм кода-кодагыйларың.