Домой Поздравления Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылы Сәйфулла Шәйхетдин улы Рәхмәтуллинга – 80 яшь!

Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылы Сәйфулла Шәйхетдин улы Рәхмәтуллинга – 80 яшь!

0
Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылы Сәйфулла Шәйхетдин улы Рәхмәтуллинга – 80 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Их­лас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге те­ләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.

Озын булсын гомерең,

Тыныч булсын hәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Кояш кебек тормышыңа

Ак бәхетләр килсен күренеп,

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Рауза, улың Раил, кызларың Нурия, Әл­фия, киленең Зөбәрҗәт,  кияү­ләрең Хәлиулла, Назыйм, онык­ларың гаиләләре белән һәм кода-кодагыйларың.