Кадерле әткәебез, яраткан бабабыз!
Сине туган көнең белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсеннәр. Безне сөендереп, озын-озак яшә. Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганын өчен мең-мең рәхмәт сиңа.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер,
әткәй,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бәхет,
шатлыклар.
Изге теләкләр белән улларың Равил, Мөхәммәтнур, киленнәрең Җәмилә, Рузалия, оныкларың Рөстәм, Альбина, Регина, Камилә, оныкчыкларың Дамир, Аделина, Тимур, Элина, кияүләрең Руслан, Дима.