Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Чын күңелдән сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек юмарт, саф ачык күңелле әниләр бик сирәктер. Нинди генә авырлыклар күрсәң дә, бирешмәдең, безгә – өч балаңа, үрнәк тә, таяныч та булып яшәдең, үстердең, кеше иттең, олы тормыш юлына бастырдың, күңел җылысы белән безгә булышып торасың. Әни, сиңа ныклы саулык, озын гомер, шатлык, куанычлар, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң
атсын.
Изге теләкләр белән улың Минегали, кызың Әнисә, киленең Фәния, киявең Сәйфулла, оныкларың Гүзәлия, Лилия, Илдар, Илгиз һәм оныкчыкларың.
* * *
Миңнур Зәки кызы Алиевага!
Хөрмәтле апабыз!
Ихлас күңелебездән матур олы юбилеең белән тәбрик итеп, сиңа иң матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Син кешелекле, олы җанлы туганыбыз. Без сине чын күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы көннәрең кайгы-хәсрәтсез үтсен, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озын матур гомер кичерергә насыйп булсын.
Шатлык, сөенечләр
ташламасын,
Кайгы-борчу ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен
Күз карасы итеп сакласын.
Изге теләкләр белән сеңелең Бибинур, Гыйзинур гаиләләре белән.