Похвистнево районы, Мәчәләй авылы Шамил Камил улы Субеевка – 70 яшь!

0
186

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз!

Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,

Ул ел сине тагы да яшәртсен.

Нурын сибеп көләч йөзләреңә,

Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Ташламасын сине беркайчан да

Бәхет белән тулы елмаю.

Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,

Ә йөзеңдә булсын куану.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Бибигайшә, улың Дамир, кызың Зөлфия, киленең Гөлфия, киявең Юрий, оныкларың Эльвира, Денис.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here