Домой Поздравления Похвистнево районы, Мәчәләй авылы Зәмзәмия Әхмәт кызы Абдрахмановага – 80 яшь!

Похвистнево районы, Мәчәләй авылы Зәмзәмия Әхмәт кызы Абдрахмановага – 80 яшь!

0
Похвистнево районы, Мәчәләй авылы Зәмзәмия Әхмәт кызы  Абдрахмановага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине олы бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән котлап, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кай­гы-хәсрәтсез көннәр, ак бә­хетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Чал чәчләрең, маңгай сырларың

Күбәйсә дә еллар үтүгә,

Безнең өчен мәңге яшь син, әнкәй,

Картаюны белмә гомергә.

Гомереңнең һәрбер мизгелләре

Тулып торсын бәхет нурына.

Сәламәтлек сине ташламасын,

Шөкер итеп яшә барына!

Изге теләкләр белән улың Наил, кызың Гөлфия, онык­ларың Мөнир, Алия, онык­чыгың Самир.

*  *  *

Зәмзәмия Әхмәт кызы Абдрахмановага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине олы юбилеең белән тәбрикләп, озын, бә­хетле тормыш, исәнлек, җан ты­нычлыгы телибез. Барлык тормыш авырлыклары артта калсын. Алдагы көннәрең, алтын көз кебек, якты, бай, мул булсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тынычлыкта, рәхәттә яшәргә насыйп булсын.

Әнкәй, әби, диеп әйтер кешең булу –

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә. Изге теләкләр белән улың Шәүкәт, киленең Тәнзилә, онык­ларың Лилия – Рамил, Ру­фия – Рамил, оныкчыкларың Ди­ләрә, Руслан,