Кадерле кызым, киленем, кодагыебыз, әниебез һәм әбиебез!
Сине ихлас күңелебездән юбилеең белән чын күңелдән котлап, корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Аллаһ насыйп итсен. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Котлы булсын олы туган
көнең,
Зур шатлыклар каршы
алсыннар.
Әгәр булган булса борчуларың,
Үткән тормышыңда
калсыннар.
Күз нурыңны бирдең безнең
өчен,
Йөрәк җылың булды гел
юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Тормышыңның иң ямьле чагы,
50 яшь – ул бик аз әле!
Алда әле – күпме шатлык,
Күпме бәхет, күпме наз әле!
Гомереңнең бу мизгеле –
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
Иң изге теләкләр белән әтиең, әниең, инәкәең, кодагыйларың, кызларың, кияүләрең, улың һәм оныкларың.