Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабакаебыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итеп, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Якыннарыңның җан җылысын сизеп, шатлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Гомереңнең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син – бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулып торсын гомерең!
Ямьле еллар, матур көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Изге теләкләр белән кайнанаң, тормыш иптәшең Гөлсирә, улларың Дамир, Радик, киленнәрең Людмила, Алисә, оныкларың Альбина, Рөстәм, Равил, Нурлан һәм кода-кодагыең.