Домой Поздравления Похвистнево районы, Үрнәк авылы Хөснулла Рәхмәтуллинга – 70 яшь!

Похвистнево районы, Үрнәк авылы Хөснулла Рәхмәтуллинга – 70 яшь!

0
Похвистнево районы, Үрнәк авылы Хөснулла Рәхмәтуллинга – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабакаебыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итеп, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Якыннарыңның җан җылысын сизеп, шатлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Гомереңнең хәзинәсенә

Өстәлде тагын бер ел,

Моңайма еллар үтә дип,

Елмай син – бәхетле бул!

Котлы булсын бәйрәмең,

Тыныч булсын күңелең,

Шатлык-сөенечләр белән

Тулып торсын гомерең!

Ямьле еллар, матур көннәр

Телибез чын йөрәктән!

Һич кичекми чынга ашсын

Безнең күркәм теләкләр!

Изге теләкләр белән кай­нанаң, тормыш иптәшең Гөл­сирә, улларың Дамир, Радик, киленнәрең Людмила, Алисә, оныкларың Альбина, Рөстәм, Равил, Нурлан һәм кода-кодагыең.