Домой Главные новости В стране и мире “Татаркино” 9 майда “Бөек Җиңү Салюты” онлайн-киномарафоны үткәрә (ПРОГРАММА)

“Татаркино” 9 майда “Бөек Җиңү Салюты” онлайн-киномарафоны үткәрә (ПРОГРАММА)

0
“Татаркино” 9 майда “Бөек Җиңү Салюты” онлайн-киномарафоны үткәрә (ПРОГРАММА)

Бөек Җиңү Бәйрәмен “Татаркино” быел “Бөек Җиңү Салюты” онлайн-марафоны белән билгеләп үтәчәк. Акцияне «Мосфильм» киноконцерны генераль директоры, танылган режиссер Карен Шахназаров хуплады.

9 май көнне 10: 00 дән 21: 00 гә кадәр учреждениенең рәсми Youtube-каналында сугыш турында фильмнар күрсәтеләчәк.  

Бу «Мосфильм» да төрле елларда иҗат ителгән картиналар: М.Калатозовның «Летят журавли» (1957), «Белорус вокзалы» А.Смирнов (1971), «Тегеран-43» А. Алова, В. Наумова (1981), «Звезда» Н. Лебедевның (2002), «Белый тигр» к. Шахназаровның (2012), «Берлинга юл» С. Поповның (2015). Акция кысаларында бу картиналарны «Татаркино» аккаунтында яхшы сыйфатта һәм рекламасыз карарга мөмкин булачак.  

Фильмнарны күрсәтү турыдан-туры чыгышлар белән чиратлашачак: марафонны алып баручылар Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан геройлары турында сөйләячәкләр, #Үлемсез Полконколнлайн акциясенә кушылачаклар, Бөтенроссия  тынлык минуты белән сугышта һәлак булганнарны искә алачаклар.   

Фильмнар программасы:   

10:00  Марафон ачылышы

10:09 “Белорусский вокзал” (1971 ел, реж. Андрей Смирнов, 1 сәг. 35 мин.)

11:45 “Звезда” (2002 ел, реж. Николай Лебедев, 1 сәг. 37 мин.)

13:30 “Летят журавли (1957 ел, реж. Михаил Калатозов, 1 сәг. 35 мин.)

15:10 “Белый тигр” (2012 ел, реж. Карен Шахназаров, 1 сәг. 44 мин.)

16:57 “Тегеран-43” (1981 ел, реж. Александр Алов, Владимир Наумов, 2 сәг. 30 мин.)

19:35 “Дорога на Берлин” (2015 ел, реж. Сергей Попов, 1 сәг. 22 мин.)

matbugat