Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!
Ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз һәм иң кадерле, саф теләкләребезне юллыйбыз. Бәхетле озын гомер, исәнлек-саулык, иман байлыгы, тыныч картлык телибез. Җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын. Эх, әни! Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күргәнсең, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың. Бик күпләргә язмыш бәхетле картлыгын күрергә бирмәгән. Әлхәмдүллилаһ, әле дә үз аягыңда йөрисең, биш вакыт намазыңны калдырмыйсың. Безнең өчен укыган, кылган догаларың, биргән киңәшләрең өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Өйдә һәрвакыт шулай җылы, якты булсын, безне шулай озак еллар каршы алып, озатып калырга Аллаһы Тәгалә язсын иде.
Туган көнеңдә, әни,
Матур теләк булсын әле
үзеңә –
Күктә кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә.
Шаулап чәчәк атып торсын
Бакчаларда гөлләрең.
Бүгенгедәй ямьле үтсен
Киләчәктә көннәрең.
Рәхмәт синең шәфкать тулы
йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс
беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган
күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән
сүзләреңә.
Теләкләрнең телибез
изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурсын.
Бәхетләрнең көтмәгәндә генә
Килә торганын – нурлысын.
Кызың Нәҗибә, киявең Рәхимҗан, улларың Минегали, Илшат, оныкларың Флюра, Эльвира, Имиль, Ринат гаиләләре белән, оныкчыкларың Альмира, Руслан, Рамил, Айнур, Ленар, Зарина.
* * *
Мәҗидә Фәрдегалим кызы Якуповага!
Кадерле, яраткан апабыз! Син дөньяда иң изге, ягымлы, игътибарлы, нечкә күңелле кеше. Синең назың, сөюең безнең зур гаиләбезгә җитәрлек. Барчабызга күрсәткән игелекләреңне санап бетерерлек түгел. Төпле киңәшләрең, ярдәмең, безнең өчен хәстәрлегең, кайгыртучанлыгың өчен чиксез рәхмәтлебез. Һәрвакыт шулай киң күңелле, тормышны яратучан, матур булып калуыңны телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Гел шатланып үтсен
көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул
итче
Йөрәктәге барлык назларны.
Изге теләкләр белән энең Рәшит, киленең Халидә, балалары Алия, Гөлсинә, Илдар гаиләләре белән.