
Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш биреп, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт. Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше
итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Гомер буе язсын иде безгә,
Әнкәй диеп озак дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет, шатлык
белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
Изге теләкләр белән балаларың Мәрзия, Имиль, Әмирҗан гаиләләре белән.