
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез, карт әбиебез!
Без сине чын күңелдән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Тыныч тормыш, бәхетле картлык, тигез гомер, корычтай исәнлек-саулык телибез.
Туган көнең белән котлап ,
Телибез изге теләкләр.
Мәңге Раббым рәхмәтләре
Булсын сиңа буләкләр.
Раббым биргән гомереңне
Яшәргә насыйп итсен.
Авырулар, начар кәеф
Килмичә кире китсен.
Йоклаганда ике якта
Фәрештәләр утырсын.
Һәркөн иртән күзеңне ачкач,
Бәхетең көтеп торсын.
Изге теләкләр белән кызың Гөлсирә, киявең Хөснулла, оныкларың Дамир – Людмила, Радик – Алисә, оныкчыкларың Альбина, Равил, Рөстәм һәм Нурлан.