«Президент»&«башлык»: Татарстан кайсы атамага лаек?

0
16
Владимир Васильев

Шушы көннәрдә генә Дәүләт Думасына Татарстан Республикасы Президенты атамасын бетерү турында закон проекты кертелгән. 2010 елда башланган шундый хәрәкәттән соң бу атама Татарстанда гына калган иде. Бүген «Президент» сүзен саклап калып булырмы? Бу хакта татар җәмәгатьчелеге, сәясәтчеләр фикерен тупладык.

Президент — Татарстан Республикасының иң югары урындагы вазифасы. Ул 5 елга сайлап куела. Бездә «Президент» сүзенә аеруча җылы караш дисәк тә һич артык булмас. Татарстан әле бүген дә үзенең беренче Президентын белә, таный һәм аны шулай дип атый да.

2010 елның җәендә Россиядә республикалардагы президент атамасын бетерү башланды. Чечня президенты Рамзан Кадыров шул елны ук үзен «башлык» итеп таныды. Ул вакытта Татарстан үзендә президент атамасын саклап кала ала.

Шушы көннәрдә генә Дәүләт Думасына Татарстан Республикасы Президенты атамасын бетерү турында закон проекты кертелгән. Федерация Советының конституция законнары комитеты башлыгы Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников төбәк башлыкларын сайлауга кагылышлы закон проектын керткәннәрен язган идек. Закон проектының инициаторлары барлык губернаторларны да «төбәк башлыгы» дип атарга һәм төбәк белән ике сроктан да артыграк идарә итү мөмкинлеген булдырырга тәкъдим иткән.

Президент атамасы безгә нәрсә бирә һәм аны бүген дә саклап калып булырмы?

«Аны ничек кенә атасалар да, безгә „президент“ дияргә кирәк»


Фәндәс Сәфиуллин, җәмгыять эшлеклесе, сәясәтче:

-Теләсәк, саклап калып булыр, чөнки Конституция буенча ул — безнең вәкаләт. Россия Конституциясендә дә бу хакта төгәл ничек булырга тиешлеге күрсәтелмәгән. Хакимият органнарының төзелеше безнең карамакта. Аны бетерү дигән сүз — башбаштаклык. Конституция белән хәзер берәү дә санашмыймы соң… Бу — Россиянең үзенең Конституциясенә каршы баруы һәм аны санламауның дәвамы.

Салават Камалетдинов

Безнең республика башлыгын чит илләрдә дәүләт дәрәҗәсендә кабул итәләр, ә болай район башлыгы кебек кенә калуы бар. Татарстанның дәрәҗәсен илдә генә түгел, чит илдә дә төшерә.

Бетерүен бетерә алалар аны. Закон һәм Конституция белән санашмыйча, бетерү беркемгә бернинди проблема түгел.

Халык тарафыннан аны бетерми кала алабыз. Мин Президентны ничек кенә атауларына да карамастан, халкыбызга аңа мөрәҗәгать иткәндә, газета-журналларга язганда, радио-телевидениедән аның турында сөйләгәндә «Президент» дип атавын тәкъдим итәр идем. Аның ишек тактасында икенче төрле язып куйсалар да. Рәсми рәвештә бетерелсә дә, халык үзе бу атамадан баш тартырга тиеш түгел. Без аны Президент дип сөйләшик, аны искә алганда башка сүзне әйтмик. Менә шул кампанияне хәзер үк башлап җибәрергә тәкъдим итәр идем. Без халыкта аның исемен алыштырмыйк. Аннары атаманы калдыруны Татарстан референдумына куярга кирәк.

Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе:

Солтан Исхаков

-Беренчедән, Татарстан, гомумән, татарлар — Россиянең ныклыгын, бөтенлеген саклап килүче төп көчләрнең берсе. Шунлыктан, нинди дә булса шартнамә бармы, юкмы, татарлар һәм Татарстан — махсус статуслы халык һәм республика. Татарлар бүген һәрбер субъект, һәрбер республика өчен үрнәк булып тора.

Бүген без президентлы бердәнбер республика икән, бу шулай булырга тиеш һәм башкача булырга мөмкин түгел. Үзебезнең Президентыбызны һәм республикабызны чын мәгънәсендә саклап, яклап киләбез, димәк, без Россиянең үзен дә яклыйбыз, саклыйбыз. Татарстанда Президент бар һәм булачак. Башкалар өчен татарлар һәрвакыт үрнәк булып килде. Татарлар ничек яши, калганнар да шул яшәешкә омтыла.

Президент атамасын халык, Татарстан үзе генә хәл итә ала. Вакытында Путин үзе дә бу мәсьәләне нәкъ шушы рәвешле куйды.

Әгәр дә үзебез бу атамадан баш тартабыз икән, димәк, без икенче якка егылып барабыз. Ә без егылырга теләмибез, татарлар егыла торган халык түгел. Республика башлыгының ничек аталуы юк кына мәсьәлә кебек, ләкин чынбарлыкта җөмһүриятебезнең махсус статуслы республика икәнен күрсәтә. Президент атамасы шул күрсәткечләрнең берсе.

«Татарчалап „Илбашы“ итеп куярга кирәк»

Фатыйх Сибагатуллин, сәясәт эшлеклесе, Дәүләт Думасы депутаты:

Салават Камалетдинов

-Минем фикеремне заманында әйткән идем инде. Безгә аны татарчалап «Илбашы» дип куярга кирәк. Бетте-китте. Безгә «Президент» атамасы берни дә бирми. Рамзан Кадыров тотты да «башлык» исемен куйды. Алар хәзер менә бөтен Россия белән «командовать» итәләр. Бернәрсәләре бетмәде, мәктәпләрендә чечен телен дә укыталар, беркем бернәрсә әйткәне юк. Атама бетүдән без бернәрсә югалтмыйбыз. Президент татар да, рус сүзе дә түгел. Ул алда бара дигәнне генә аңлата, президиум, диләр, алда утыра, шул сүздән алынган ул.

Бернинди дә югалту юк. Эшләргә кирәк тә, бик матур итеп яшәргә кирәк.

«Бу мәсьәләдә карар кабул ителгән инде»

Илшат Сәетов, сәясәт фәннәре кандидаты:

-Президент атамасы калмастыр инде. 2017 елда татар телен бетерү ягына тавыш биргәннән соң, Татарстанның ниндидер сәяси көче калуы турында сүз йөртеп булмый. Белмим инде. Ул бит берәү генә калды, Мәскәүгә дә кирәк әйбер түгел.

Татарстанга да аның бетүеннән үзгәреш булмаячак. Минемчә, ул күбрәк Татарстан җитәкчелегенең престижы өчен кирәк. Теге юлы җәмәгатьчелек тавыш бирде һәм җитәкчелек тә бик нык бу атаманың калуын теләгән иде. Бу юлы ничек булыр, белмим, чөнки Президентны яклау теләге дә бетә шикелле. Яклаучылар да булыр, ләкин шулай да бик нык каршы килүчеләр булмас, мөгаен.

Михаил Захаров

Президент атамасын алып ату — ниндидер процессларның бер сыйфаты, күренеше генә. Бу булган әйбернең исе генә бит. Ул тарала бара инде әкренләп, чөнки дәүләтчелекне яклаучы юк. Татарстан гади регионга әйләнеп бара, әлбәттә, кайбер үзенчәлекләр белән.

Минемчә, мәктәптәге татар теле мәсьәләсе иң мөһим әйбер иде һәм ул безне башка Россия регионнарыннан аерып торды. Хәтта мәктәптә дә татар телен факультатив калдыру яклы булгач, калган бөтен әйбер бер тышча гына. Минемчә, бу мәсьәләдә инде карар кабул ителгән. Аны Мәскәү дә, Казан да белә. Без хәзер әзрәк, кечкенә ниндидер бер спектакльне генә күрәчәкбез.

Мин аны үземнең мәкаләмдә язган идем инде. Безнең суверенитетның соңгы чын күрсәткече — мәктәптәге татар теле. Президент исеме һәм башкасы бик мөһим түгел.

«Президент атамасы — безнең горурлык билгесе»

Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре докторы, профессор, академик:

Рамил Гали

-Кызганыч, тенденция шуны күрсәтә – атамаларның бөтенесен берләштереп, үзәкләштереп бетерерләр дип уйлыйм.

Монда тагын ике нәрсә бар: бер яктан караганда Президент атамасы безнең өчен горурлык билгесе. Без аның белән горурланабыз, ул безнең Конституциядә язылган. Аны саклап калу бик яхшы булыр иде. Икенче яктан, аның артында нәрсә тора? Атама бар һәм аның эчтәлеге бар. Ярар, президент, башлык, рәис дип атасыннар. Аның артында эчтәлек булырга тиеш – нинди вазифалар башкара, аның функцияләре нинди. Бер яктан караганда, бу атамага ябышып ятсак, яхшы, ә икенче яктан, аны алмаштырып, аның артында нинди эчтәлек булыр?

Әгәр дә шундый нәрсә булып чыкса, бу — югалту, әлбәттә. Мин моны саклау ягында, чөнки Президент — ул дәүләт башлыгы. Республикабыз Конституция буенча — дәүләт, шуңа күрә мин бу атаманы саклау ягында.

«Президент сүзе күп җирдә бар»

Рафаиль Шәйдуллин, тарих фәннәре докторы, профессор:

-Татарстанда да үзенчәлекләр булырга тиеш. Бөтенесе дә бер төрле шкала белән эшләнергә тиеш түгел. Ни өчен әле Татарстанда яки башка бер республикада Президент атамасы калмаска тиеш? Булсын, ул бит беркемгә дә зыян китерми. Әле бит башладылар гына. Атаманы алмаштырып дөрес эшлибезме, юкмы дип уйга калдылар. Безнең илдә ике-өч президент булуга, әлбәттә, күбесенең инде күптәннән теле кычыта, йөрәге яна. Ул бер генә булырга тиеш. Алай булгач, башка федерация президентларын да, мәсәлән, Фәннәр академиясе президентын да юк итәргә кирәк. Президент сүзе күп җирдә бар.

Бик зур югалту түгел, дип әйтәсе килә. Шул ук вакытта Татарстанның, җитәкчелекнең дәрәҗәсе төшә. Президент һәм башлык. Башлык теләсә нинди субъектта була.

Үзгәрешләр булыр инде ул, ләкин аны бүгенге көндә үк әйтеп булмый. Бездә бит бер калыпка салырга яраталар. Имеш, бөтен эш, дәүләттәге эшләр дә алга китә. Юк, бер калыпка салып кына дәүләттәге эшләрне алга җибәреп булмый. Монда төрле юнәлештә эшләргә кирәк. Төрле юллар белән алга барсак кына, без зур уңышларга ирешә алырбыз.

«Президент атамасы калыр дип уйлыйм»

Фәрит Ялалов, тарих фәннәре докторы, профессор:

-Россиядә республикалардагы Президентларны башлык дип атарга теләү хәрәкәте заманында Медведев Татарстаннан башларга теләгән иде. Иң беренче Татарстан башласа, аннан башкалар да күчәрләр дип. Медведевның бу идеясе тормышка ашмады. Моның тормышка ашмауның нечкәлекләрен дә беләм. Ул вакытта Минтимер Шәрипович Медведев белән сөйләшергә махсус барды. Ул сөйләшү бик югары дәрәҗәдә узды. Шуннан соң Медведев аны Татарстаннан башларга ярамый икәнен аңлады һәм икенче юлга күчте — кечерәк республикалардан, Чечнядан башлады.

Чечен Республикасы Президенты Медведев сүзенә карап, «башлык»ка күчте. Аннары башкалар да күчә башлады. Башкортстанга килеп җитте һәм Рөстәм Хәмитов та башлык сүзе белән ризалашты. Шулай итеп, безнең Татарстан гына калды. Рус милләтчеләре Татарстанда да башлык итеп калдырырга теләделәр.

Солтан Исхаков

Хәзер Татарстанда президент атамасы сакланыр дип уйлыйм. Татар халкы саны буенча да күп, аннан соң татарларның, Татарстан Республикасының Россиягә керткән өлеше дә бик зур. Татарстан бөтен юнәлешләрдә дә беренче булып бара. Татарстан Республикасы дигән исемне Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә дә беләләр, таныйлар. Шуларга нигезләнеп, Татарстанда президент атамасы сакланыр дип әйтә алам.

Автор: Ләйсән Рәхмәтуллина

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here