Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Психолог Лилия Дәүләтшина дөрес итеп теләк теләргә өйрәтте: «Рәхмәтле булу уңышларга юл ача»

Психолог Лилия Дәүләтшина дөрес итеп теләк теләргә өйрәтте: «Рәхмәтле булу уңышларга юл ача»

0
Психолог Лилия Дәүләтшина дөрес итеп теләк теләргә өйрәтте: «Рәхмәтле булу уңышларга юл ача»

Яңа ел җитәргә санаулы сәгатьләр калып бара. Без һәр елны могҗиза көтеп каршылыйбыз. Әмма менә шул көткәннәр чынга ашсын өчен, теләкләрне дөрес итеп тели белергә дә кирәк. Психолог, коуч Лилия Дәүләтшина безгә дөрес итеп теләү серләрен ачты.

Рәхмәт әйтү. Теләкләр теләр алдыннан берничә минут вакытны үзегезгә багышларга кирәк. Узып баручы елда нинди уңышларга ирештегез? Шуларны уегызда яки язып барлап алыгыз. Алдагы елны планлаштырган һәм тормышка ашканнар теләкләрегез өчен Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән рәхмәт әйтегез. Үз эшегезгә анализ ясау бик мөһим. Бу – бердән, елга йомгак, икенчедән, сез үз мөһимлегегезне тоясыз.  Рәхмәтле булу югары вибрацияләргә ия. Галәм моны бездән «укый». Шатланган,  максаты тормышка ашкан кешеләрнең бәхете, рәхмәте тагын да зуррак уңышларга юл ача.

Теләк белән максат янәшә. Теләкләрне язганда, инде ул сезнең белән булган, тормышка ашкан, теләгән нәтиҗәләргә ирешкән кебек итеп язарга һәм юклык кушымчалары кулланмаска  кирәк.  Мәсәлән, «Минем балаларым авырмасын», – дип түгел, ә  «Минем балалары сәламәт», – дип язарга. Кайбер үрнәкләр:

«Минем ирем белән мөнәсәбәтләрем яхшы»,

«Эшемдә зур уңышларга ирештем»,

«Мин аена 80 мең сумнан артык хезмәт хакы алам» (сумманы үзегез өчен күпме кирәк шулай язасыз),

«Минем сәламәтлегем яхшы»,

 «Мин тынычлыкта рәхәт гомер итәм»,

«Мин – яңа кызыл машина иясе»,

«Мин елына ике тапкыр яхшы курортларда ял итәм»,

«Минем фигурам идеаль».

Бу психикага уңай тәэсир итә һәм безнең үзбәябез һәм үз мөһимлегебезне арттыра. Безнең үзебезгә ышанычыбыз арта, кыюрак һәм көчлерәк булабыз. Уңышларны шулай үзебезгә «бәйләп», эчке таянычыбызны ныгытабыз. Без соңгы нәтиҗәгә генә карамыйбыз, ә аңа ирешкәндә нинди сыйфатларыбыз булышасын күзаллап эш итәбез. Әлеге теләккә ирешү юлында без ниләр кичердек соң? Шул рәвешле без үзебез үткән юлны һәм кыюлыгыбызны бәяләргә өйрәнәбез.

Уңыш сере – үзебездә. Теләк булу – уңышның 50 проценты дигән сүз. Без теләкләребезне максатка әверелдергәндә, аның үзебез ирешергә теләгән вакыт, адымнарын һәм ни өчен кирәк булуын билгелибез. Теләкнең тормышка ашуы миңа һәм башкаларга ничек тәэсир итәчәк?  Максат, теләк һәм әлеге эшкә алыну  аның  100%  тормышка ашуына сәбәпче була.

Хыял, теләк, максат – бонуслар гына. Аларны тормышка ашыру юлында кыю, көчле үзебезне табу – иң мөһиме. Шуннан соң безнең өчен чынга ашмастай  теләкләр булмаячак!

Гөлнара Зиннәтуллина