Домой Главные новости В стране и мире Путин Алинә Заһитованы туган көне белән котлады

Путин Алинә Заһитованы туган көне белән котлады

0
Путин Алинә Заһитованы туган көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың 18 яшьлек туган көне белән котлаган.

Бу хакта Россиянең фигуралы шуу федерациясе сайтында хәбәр ителә.

“Хөрмәтле Алинә Илназ кызы” дип башланган котлау телеграммасында Владимир Путин спортчының бик яшь булуына карамастан, илнең фигуралы шуу традицияләрен уңышлы дәвам итеп, Олимпия уеннары алтынын, башка югары бүләкләрне отуын билгеләп үтә. Эшкә бирелгәнлек, талант һәм җиңүгә омтылыш Алинәгә алга таба да спортта һәм тормышта ярдәм итәчәге дә искәртелә.

Билгеле булганча, күптән түгел генә спорт карьерасында пауза алган Алинә Заһитованы янә Россия җыелма командасына чакырдылар. Үзизоляция чорында исә Алинә Казанда – әти-әнисе янында яшәде.

shahrikazan