Домой Главные новости В стране и мире Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйдә бәйрәм итәргә чакырды

Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйдә бәйрәм итәргә чакырды

0
Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйдә бәйрәм итәргә чакырды

Россиядә Covid-19 инфекциясе таралуны булдырмас өчен, РФ Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйләрендә билгеләп үтәргә өндәде. Бу хакта дәүләт башлыгы Дагыстан Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм вәкилләре белән киңәшмәдә хәбәр итте.

«Хәзер барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае, Ураза ае бара. Быел ул 24 апрельдә башланды, ә бу атнада, 23 майда Ураза бәйрәме белән тәмамланачак. Республикада бу бәйрәмгә мөнәсәбәтне, гореф-гадәтләрне саклауларын беләм. Дин әһелләре ислам динен тотучыларны бәйрәмне өйдә билгеләп үтәргә, бергәләп намаз укудан һәм дуслар, зур компанияләр белән бергә җыелу традициясеннән баш тартырга чакыра. Бу үтенечне ишетерләр дип өметләнәм», — диде Владимир Путин.

«Илдә авыручылар артуын туктата алдык, 27 төбәк чикләүләрне йомшартырга әзер», — диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.

Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 8,9 меңнән артык очрагы ачыкланган. Илдә авыруларның үсеш темпы соңгы ике атнада төште.

tatar-inform.tatar