Р.Фәттахов: “Пушкин “Евгений Онегин”ны карантинда язып бетергән, Ньютон җирнең тарту көче законын карантинда ачкан”

0
110

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов карантинда бик кызыклы нәтиҗәләр чыгарган. Дөньяда күпчелек зур ачышлар бөек шәхесләребез карантинда утырган вакытта ясалган икән бит.

“1606 елда Лондонда театрларны 1 елга карантинга җибәргәннәр. Һәм менә нәкъ шул чорда, Шекспир үзенең танылган әсәрләрен иҗат иткән. Ньютон да җирнең тарту көче турындагы законны карантинда ачкан. Ә Пушкин “Евгений Онегин”ны кайчан язып бетергән дисез? Болдинода, карантинда”, – дип аңлаткан ул үзенең видеосында.   

Рифат Фәттахов тыңлаучылардан шушы зур ачышлар ясый торган карантин чорында “Яңа татар җыры” конкурсына иң матур әсәрләр килүенә өмет итә. “Әйдәгез, шушы карантин вакытын иҗат чоры итик”, – ди ул  тыңлаучыларга мөрәҗәгатендә. 

“Яңа татар җыры” бәйгесе турында без алдарак  язган идек: https://matbugat.ru/news/?id=27050. Конкурс шартлары белән тулырак Ваһапов фестиваленең ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркемендә танышырга мөмкин: vk.com/vagapovfest.  

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here