Домой Жизнь татар Рәхәтләнеп ял иттек

Рәхәтләнеп ял иттек

0
Рәхәтләнеп ял иттек

5 мартта Иске Ярмәк авылында чаңгы ярышлары узды. Төне буе буран булды, иртән дә басылмады. Тагын күчерерләр инде, дип бик борчылдым. Чөнки 7 яшьлек оныгым Азалия дә ярышта катнашырга тиеш иде. Укудан кайткач, һәр көнне әтисе белән төшеп, чаңгы шуып, ярышка әзерләнде ул.

Җепшек кар чаңгыга ябышса да, ярышны уздырдылар. Иң беренче булып башлангыч сыйныфларда укучы кызлар кузгалды. Азалиям шулар арасында икенче урынны яулады. Бик куандым, афәрин, кызым! Аның аяк арты жиңел булды – әнисе дә, әтисе дә беренче урыннарны яулап, «Спортчылар гаиләсе» номинациясендә җиңүче булдылар.

Һава торышына карамас­тан, бәйрәм бик шәп узды. «Бердәмлек» газетасы аша оеш­тыручыларга зур рәх­мә­темне җиткерәсем килә. Бәй­рәмгә җыелган халыкны кайнар пылау, тәмле коймаклар, самовар чәе белән сыйладылар. Күңелләребез ачылып китте, рәхәтләнеп ял иттек. Аллага шөкер! Ярмәгебез яши! Шундый ярышлар күбрәк булсын иде. Балалар өйдә утырмас­лар, чиргә дә бирешмәсләр иде. Мин үзем олы яшьтә булсам да, алты ел инде «Скандинавия йөреше» белән шөгыльләнәм. Файдасын бик тә күрәм. Көн саен ике сәгать саф һавада йө­рим. Башкаларга да киңәш итәм.

Кабат рәхмәтләремне белдереп, Люция апагыз ИБРАҺИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Бердэмлек