Домой Жизнь татар Татары в регионе Рәхмәт сиңа, тормыш!

Рәхмәт сиңа, тормыш!

0
Рәхмәт сиңа, тормыш!

(Булган хәл)

Без аның белән өч ел буе бер сыйныфта укыдык, бер парта артында утырдык. Мәктәптә генә түгел, дәресләрдән соң да көннәр буе бер дә аерылышмый идек. Малай-шалайларның сугыш-сугыш уеннарында алыштыргысыз юлдашыбыз һәм искиткеч тугрылыклы бик әйбәт иптәшебез иде ул. Аңа мин үземә ышанган кебек ышана идем. Аның белән бер генә мәртәбә бәхәсләшкәнемне дә хәтерләмим.

Мәктәпне тәмамлагач ул авылда калды, ә безне язмыш илебезнең төрле почмакларына таратты. Ул вакытларда хатлар язышу гадәте юк иде әле, чөнки без яшүсмерләр генә идек. Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганда безгә нибары 13 – 14 яшь кенә тулган иде бит.

Дустым белән биш ел вакыт узганнан соң очраштык. Җәйнең бик матур бер көнендә, Пекарня елгасы буенда булды бу хәл. Ул чакта хәзерге кебек кочаклашып күрешү гадәте юк иде. Бик якын дуслар булгангамы, без шунда ук, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, хәл-әхвәл сорашырга тотындык. Ул кияүгә дә чыккан икән инде, әмма бер дә үзгәрмәгән кебек күренде миңа. Шундый ук көр күңелле, ачык йөзле – укыгандагы кебек үк. Аның шат күңелен тормыш мәшәкатьләре дә сүндерә алмаган. Дустымның инде баласы да бар икән. Сабые да үзе кебек үк зур күзле, чибәр бала. Без мәктәп елларын, дусларыбызны, шуклыкларыбызны искә төшереп, рәхәтләнеп көлештек. Ул шатлыклы мизгелләрдә бу күрешүем соңгысы булыр дигән уй башыма да килмәде…

…Авылыма мин кабат бары тик 17 елдан соң гына кайта алдым. Кызганычка, ике елга гына. 17 ел эчендә авылда бик күп үзгәрешләр булган, билгеле. Дус-танышларымның кайсысы күчеп киткән, минем кебек кире кайтучылар бик аз – юк диярлек. Минем якын дустым, сабакташ кызым да авылда юк иде. Ул авылда гына түгел, бөтенләй дөньяда да юк иде инде. Чәчәк кебек яшь гомере кинәт кенә фаҗигале рәвештә өзелеп, өч баласын ятим калдырып, вафат булган диделәр… Балалары гына түгел, утырткан каеннары да аны юксына иде кебек.

Миңа да авылдан 11 яшемдә чыгып китеп, туган авылыма 22 елдан соң гына әйләнеп кайтырга язган булган. Шулай, 1972 елның августында, бер уйламаган җирдән, Челно-Вершины районы, Совет Иглае авылының тугызъеллык мәктәбе директоры булып куйдым. Беренче эш көнемдә үк мәктәп укучылары белән кызыклы да, бераз моңсу да очрашу-танышу булды. Чөнки минем йөрәгем, бу балалар арасында синең дустыңның балалары да бардыр дип, дулкынланып типте. Мин аларның фамилияләрен белештем. Дәресләр башлану белән мин таныш булмаган сыйныфка юнәлдем. Егермедән артык пар күз мине басып каршы алдылар. Мин сүзсез генә парта артында басып торган балаларны карап үтәм. Кинәт, таныш күзләр миңа күтерелеп карадылар… Шул ук сызылып киткән кара кашлар һәм кызыксынучан караш. Икенче дәресем башка сыйныфта иде. Дустымның баласы белән очрашудан соңгы дулкынланудан каләмемне таба алмыйча азапландым. Шунда ук берничә бала миңа карандашлар һәм каләмнәр тәкъдим итә башладылар. Рәхмәт әйтеп алдым да кемгә кайтарып бирергә дип күтәрелеп карасам… Йә, Аллам! Бераз кыенсынып басып торган кыз бала минем сыйныфташымның, дустымның кызы икәнлеген аңлап алдым. Кыска гына вакыт эчендә ике дулкынландыргыч очрашу. Мин якын дустымның балаларын күреп, бер яктан, шатлансам, икенче яктан, аны мәңгелеккә югалту хисе йөрәгемне телгәләде.

Бу көнне эш сәгатем соң гына тәмамланды. Аның нәтиҗәләренә канәгатьләнеп, мине тагын нинди яңалыклар көтә икән дип уйлый-уйлый, әти-әнием янына кайтам, ә таң атуга мин инде мәктәптә. Бала-чага мине, яңа директорны, көтеп тора сыман. Тирә-якка балаларның шат көлүе, шау-гөр килеп йөгерешүе ишетелә. Ә ачык ишек янында бер ир бала басып тора.

– Исәнмесез, – диде ул кыюсыз гына.

– Исәнмесез, – дим. Балалар һәм укытучылар коллективы миңа әле бик үк таныш түгел. Бу сабый минем җан дустымның өченче сабые булып чыкты һәм ул миңа хәерле иртә теләде.

– Бик зур рәхмәт сиңа, улым!

Укытучылар бүлмәсенә ашыгам. Әлегә беркем дә юк әле, Аллага шөкер! Уйларыма чумып бераз утырганнан соң, бүлмәгә физика укытучысы килеп керде:

– Исәнмесез, – диде бугай.

– Рәхмәт, – дидем аңа, уйламыйча гына. Соңрак аңлап, гафу үтендем. Мөһим түгел… Башымда бер генә уй: «Аллаһының рәхмәте яусын сиңа, Тормыш! Буыннардан-буыннарга күчеп килгән үлемсезлек өчен рәхмәт»…

Әйе, югалтулар һич көтмәгәндә килеп чыга шул. Якыннарыбызны, туганнарыбызны, яшьли сөйгән ярларны югалтабыз. Андый чакларда йөрәк хуҗасына буйсынмый, әрнүгә түзә алмыйча, сыкрануларын скрипка кылларыдай дөньяга, табигатькә шигырь юллары аша тарата:

Кояштан да алда

  болыннарга чыгам,

Анда эзлим синең эзләрне.

Эзең генә түгел, үзең дә юк,

  иркәм,

Ник соң үпкәләдең син бу

  дөньяга?

Ә балаларының юксынуы гомерлеккә кала. «Ата – ата каз икән, әнкә – ана каз икән… Әнкә каз үлеп, ата каз гына калса, бәбкәләрен талый икән”…

Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ,

Челно-Вершины авылы