Домой Жизнь татар Татары в регионе Гүзәл Рамазанова балаларга экскурсия оештырды

Гүзәл Рамазанова балаларга экскурсия оештырды

0
Гүзәл Рамазанова балаларга экскурсия оештырды

Самарда татар теле укытыла торган “Яктылык” мәктәбен күпләр белә. Ә менә шәһәребезнең Мехзавод бистәсендәге Крутые Ключи микрорайонында урнашкан җиденче мәктәптә дә татар телен өйрәнү мөмкинлеге булганлыгын әле бик әз кеше белә.

Биредә әлегә татар теле атнасына бер сәгать кенә укытыла. Ләкин дә аңа да шатланырга кирәк. Балалар татар мохитына керәләр.

Балаларга татар телен Рәшит кызы Гөлфия Глушкова укыта.

Бу олуг мәшәкатьне оештыруны үз өстенә Гүзәл Рамазанова алды. Аңа зур ярдәмне “Дуслык” җәмгыятенең җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы әгъзасы Бәдретдин угылы Фәхретдин Канюкаев күрсәтеп килә.

Фәхретдин Канюкаев бу юнәлештә киңәшләре белән генә булышмый, ә матди чыгымнарны да үз өстенә алды.

Үзегез беләсез, хәзерге чорда акчасыз уңга да борыла алмыйсың, сулга да.

Шунысы куанычлы, балаларга телне өйрәтү белән бергә аларга әхлаки тәрбия бирү ысуллары да каралган.

Октябрь ахырында Гүзәл Рамазанова мәктәп балаларын Самарның Тарихи мәсҗиденә һәм шәһәребезнең Волгарь бистәсендәге Дуслык паркына алып барды.

Миллионлы шәһәрдә 34 баланы һәм ата-аналарны шәһәр транспортында йөртеп булмый.

Зур мәшәкатьне үз җилкәсенә Хәбибулла кызы Альбина Самкаева алды. Ул зур автобус оештырды.

Тарихи мәсҗидтә имамнар балаларга тирән эчтәлекле экскурсия үткәрделәр.

Аннары балалар Волгарь бистәсендәге Дуслык паркында милли йортлар белән таныштылар.

Татар йортында Асия Сәйфетдинова экскурсия дә оештырды, тәмле-тәмле ризыклар белән чәй дә эчерде.

Алган тәэсирләреннән балалар да, ата-аналар да бик канәгать калдылар.

Шамил БАҺАУТДИН