Рәмис Латыйпов: «Хайп теориясе»

0
24

«Интертат» сайтында журналист Рәмис Латыйповның «Теорияләр» дип аталган яңа проекты башлана. Беренчесе – «Хайп теориясе».

Татарга хайп кирәк.

Хайп – матур сүз түгел, «хайп» дип, бездә гадәттә тискәре вакыйга уңаеннан чыккан гауганы атыйлар. Әмма чынлыкта хайп ул уңай күренештән дә була ала, һәм мин шушы сүздән дә шәбен тапмадым.

Татарның бәласе – тарихын белмәүдә.

Татарлык модалы, популяр, дәрәҗәле булсын өчен – дөнья күләмендә танытырлык адымнар кирәк.

Ул – бер феномен. Ни өчендер, татар үзенең бөек тарихын белергә теләми. Безнең бөек дәүләтләребез булган, ул дәүләтләрнең хәрабәләре кул сузымында гына ята, безнең ханнарыбыз булган, аларның каберләре Казан Кирмәнендә ята, безнең шундый хәзрәтләребез булган – алар Мәккәгә барып гарәпкә исламны өйрәтерлек дәрәҗәдә булган, башкалар әле хәреф танымаган заманда, безнең язучыбыз булган. Бай, дәрәҗәле, куәтле дәүләтләребез булган. Әмма ни гаҗәп – бүген күпчелек татарга бу бер дә кызык түгел, һәм, бу хакта сөйләгәндә, ул күкрәген горур киереп басмый. Телевизордан шул хакта сөйли башласалар, башка каналга күчереп куярга мөмкин.

Без Борынгы Греция тарихындагы легендага әйләнгән вакыйгаларны беләбез бит. Марафон йөгереше, 300 спартанлы… Безнең тарихта да бар андый хәлләр. Сызгыра торган уклар, Болгар читекләре аркасында тукталган сугыш, Пьяна елгасы янындагы бәрелеш, Олуг Мөхәммәд ханның Белев янындагы сугышы. Ә болар кемгә кызык?

Бу феномен да түгелдер. Гасырлар буе татарның «башына басып», тарихын белмәскә, өстәл турында гына уйларга өйрәткәннәр. Һәм меркантиль, практик караш барлыкка килгән – акча, байлык һәм көндәлек кирәк-ярак турында гына уйлау, зур машинасы һәм йорты булмаганны кешегә дә санамау. Байлыкка омтылу татарның кесәсен бай, әмма рухын ярлы иткән. Материаль байлыкка караганда рух көчлерәк: байлык ул – бер көнлек, рух – мәңгелек. Кесәсендә акчасы бар, әмма рухы ярлы татар күпмедер вакыттан татар булудан туктый.

Әгәр ат үзенең никадәр көчле икәнен белсә, ул үзен беркайчан да җигәргә мөмкинлек бирмәс иде, дип әйтәләр бит. Татар да үзенең тарихын белсә, бу хәлгә төшмәс иде.

Чын-чынлап «милләт» дигән сүз дә әле соңгы елларда гына яңгырый башлады. Татарның телен өйрәнмәве, шәхесләрне кадерсезләве, милли горурлык хисе булмавы – тарихны белмәүдән.

Татарны танытыр өчен, аның милли горурлыгын уятырга кирәк. Милли горурлыкны уятыр өчен, без үзебезнең кем икәнебезне аңларга тиеш. Тарих безгә бу эшне башкару өчен дистәләгән еллар мөстәкыйль дәүләт бирмәгән. Алай булса, бу эш акрынлап, үз җае белән, такыр-токыр булса да эшләнер иде. Монысы – юк. Шулай ук татарда горурлык уятыр өчен миллиардлаган акча да беркем бирмәячәк. Шуңа күрә татарны таныту бүгенге шартларны исәпкә алып башкарылырга тиеш. Булганнан чыгып. Моның өчен татар тормышы калганнар кызыгырлык дәрәҗәгә ирешергә кирәк. Ягъни, заманча итеп әйтсәк, татарга хайп кирәк. Шоу-бизнестагы кебек аерылышу, сугышу, җыр бүлешү кебек ямьсез хайп түгел, аз энергия тыгып, зур нәтиҗә бирә торган таныту ысуллары. Алар бар.

Күз алдыбызда татар үзе теленнән баш тарта. Ник? Татар телен кирәксенмәгән татарлар – миллионлаган! Конгресска килүчеләрнең дә күпмесе белми. Татар инглиз, кытай телен өйрәнә, «татар теле кирәк» дияргә мөмкин, әмма өйрәнми. Ник? Чөнки татар телендә ниндидер серлелек һәм тылсым юк. Мифлар, брендлар һәм хайп заманасында татар теленең ниндидер бер серлелеге, тылсымы кирәк. Мисал өчен – дөньякүләм дәрәҗәдә кирәк булмаган корея телен яшьләр өйрәнә башлады. Ник? Корея җырлары, фильмнары, косметикасы белән үз телен модалы, серле итә алды. Татар да үз теле белән менә шундый хайп ясарга тиеш. Дөнья күләменә татарча җырлый торган берәр җырчыны танытырга. Ник дигәндә, җыр, көй ул – төрле халыкларга да ошый ала торган бер әйбер. Яхшы җырны кеше сүзен аңламаса да тыңлый. Ә без әлегә киресен эшлибез – бераз гына «башкачарак» җырлый торган җырчыны Мәскәүгә төртеп чыгарабыз да, ул шунда урысча нидер эшләп йөри башлый да, югала. Мәликә шулай китте дә бетте. Татар җырын дөньяга чыгара алырдай җырчы иде яшь чагында.

«Татар» дигән сүз үзе үк «супер» дигән сүзнең синонимы булып яңгырарга тиеш.

Дөньяда һәркем үзен танытырга тырыша. Бүген дөнья шундый – сине танымасалар, син берәүгә дә кирәк түгел. «Кока-кола» бар икәнен белмәгән кеше юктыр, әмма аның рекламасы адым саен, әле ул гел үзгәреп тора. Нигә? Чөнки бу эчемлекне ясаучылар белеп тора – аның рекламасы юкка чыгуга, аны эчүчеләр дә юкка чыгачак.

Продукция гынамы? Илләр дә хайп белән яши. Бүген һәркем чәчрәп чыгар өчен әллә никадәр көч түгә. Чөнки барысы да белә: хайп – дөньяны алга алып баруның иң җиңел һәм иң арзанлы ысулы.

Менә син туристны үзеңә ничек китерә аласың? Бәяләрне арзанайтып, шәп отельләр салып, сервис тудырып. Әмма хәтта син шулкадәр акча түгеп тә, отельләрең буш калырга мөмкин. Ә инде «тозлы күл авыруларны бетерә икән» дигәнгә ышанып, бернинди сервиссыз Тоз күленә күпме халык агылды!

Бу безнең кулдан килә. Мисал – Татарстан. Татарстан хайп ясый алды. «Казанда 1 тәңкә табып, 1000 еллык ясау» – менә ул нинди шау-шу кубарды. Шуннан соң бит инде Татарстан таныла башлады. Шулкадәр турист агыла Казанга – бу бит шул хайп нәтиҗәсе. Менә хәзер шушы ук әйберне татар белән дә ясарга кирәк. Татар аны булдыра ала.

Татарстан хайп өлкәсен бик уңышлы файдалана. Шуңа да бездән кайбер күршеләр көнләшә, безне яманлыйлар, хурлыйлар да әле көнләшеп: менә, Казан ул – купырынган әтәч кебек кенә, анда чынлыкта нәрсә бардыр, никләр генә баралардыр анда, бездә табигать матуррак, агачлар да биегрәк, диләр. Әмма татар дөньясында – үлем тынлыгы. Татар дөньясында бернинди хайп та юк.

Ник татарның хайпы моңарчы булмады? Һәм хайп ясар өчен нишләргә?

Татарда «яхшы түгел» дигән сыйфат бар. «Яхшы түгел» дип яши татар кешесе. Бу – авыллык. Яхшы мәгънәдә «авыллык» түгел, начар мәгънәдә. Авыл «сарыклыгы». Тыйнаклык – яхшы әйбер, әмма чиге булганда гына. Ниндидер яңалык ясау исәбенә уңышка ирешкән кешенең башына сугудан туктарга кирәк.

«Без кешеләрдә үзебездә булган сыйфатларны яратмыйбыз» дигән гыйбарә бар.

Татар үзен ниндидер сыйфатлары өчен тәнкыйтьләүдән туктарга тиештер. Без һаман да үзебезне «икенче сортлы» итеп саныйбыз. Хәтта горурлыкка өндәгән җырларда да «татар, мескен булма» дигән юллар языла.

Татар үзен бүлгәләүдән туктарга тиеш. Бу бүлгәләү милли яссылыкта гына түгел. Соңгы елларда татар үзен «шәһәр – авыл» дип бүлә башлады. Имеш, татар шәһәр культурасы. Шәһәргә килгән авыл малайлары авылга өстән карап, шулай эшләргә тиеш түгел. Урысның шәһәр һәм авыл культурасы юк. Мәдәният ул – уртак казаныш. Бүлгәләмичә генә эшләргә кирәк. Башка сүз табыгыз проектларыгызга. Ниндидер милли проект икән, ул башка халыкларныкыннан өстенрәк дип эшләнергә тиеш, татарның бер өлешенә – авыл кешеләренә каршылыкта итеп түгел. Авыл халкы булу – ул оят күренеш түгел.

Аеруча бүген – авыл белән шәһәр арасы югалып барган заманда. Мәсәлән, бездә «шәһәр культурасы» дип ниндидер проектлар эшләнә. Һәм ул никтер башта ук ниндидер каршылыкта эшләнә. Татарның үзенә каршылыкта. Менә бу – безнеке, ул әйбәт, ә менә бар башкасы – без аңа каршы. Нигә татар гел үзенә үзе каршылык, үзенә үзе альтернатива эзли? Конкуренция булырга тиеш, әмма ничектер бер-береңне типкәләү, түбәнсетү булмасын иде.

Айдар Хәлим бер әйткәнчә: татарның тәнкыйте – хурлауга, мактавы – ялагайлануга әйләнә. Шәхесләрне үстерергә, булганнарын сүкмәскә кирәк. Никтер булдырган кешегә «булдырдың» дип әйтүдән зур сәясәт эзли башлыйлар. Булдырган икән – рәхмәт әйтергә чын күңелдән һәм рәхмәт әйтүчегә «ялагайлана» димәскә. Начар эшләгән икән – тәнкыйтеңне хурламыйча гына әйтергә. Кемдер тәнен пычак белән кисеп комда биегән һәм аны дөньяда күргәннәр икән – тимәгез аңа. Көлегез, гаҗәпләнегез, сүгегез ахыр чиктә – әмма аның керер юлын бикләмәгез.

Татарның бөтен өлкәләрен татарлаштырырга кирәк. Хәзерге вакытта татарның бармак белән санарлык өлкәләре татарча. Мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы… бетте-китте бугай.

Моңарчы татарлык булмаган кайбер өлкәләрне татарчалаштырып кына да татарлыкны күтәрергә була. Менә спортка – «Ак Барс», «Рубин»га – аз гына татарлык кереп чыккалаган иде, ничек күтәрелде татарлык? Моңа кадәр татарлыкның эзе дә булмаган, яки бик аз булган экология, икътисад, банк эше, сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм башка өлкәләрне татарлаштырып кына да хайп ясарга була.

Ә инде татарлык булган өлкәләрне өр-яңадан сүтеп җыярга кирәк. Мәгарифтә татарлык бар, әмма кызганыч, ул – еш кына халыктан аерым, ясалма, пафослы татарлык. Ясалма татарлык, мең дә бер тапкыр «Тукай теле – бөек тел» дигән ниндидер катып калган шигырьләрдән гыйбарәт, яшьләрнең гайрәтен чигерә торган. Тукайны көн-төн ятлатып баланы җәзалау ул милләтпәрвәрлекне үстерми. Татар мәктәпләренә татар шәхесләрен тәрбияләү бурыч итеп куелырга тиеш. Татар мәктәпләре «тәртипле, әмма надан балалар тәрбияли торган» мәктәп булудан туктаса гына, алар шәхес әзерли ала. Һәр татар мәктәпләрен милли өлкәдә эшләгән татар шәхесләренә беркетергә – алар шунда иҗади түгәрәкләр оештырсын. Әмма балалар мәҗбүри йөрергә тиеш түгел. Балалар йөрми икән түгәрәккә – башка шәхесләрне китерергә. Һәр мәктәптә менә шундый шәхес әзерләү урыны булсын.

Мәктәп бетергән укучылар үз халкыңны таныта белүне, фикер әйтүне өстенлекле күренеш дип танысын иде.

Мәдәният – безнең иң аксый торган өлкә. Татарлык бар анда, әмма анда – бозык татарлык. Мәгарифта «махровый» татарлык булса, монда – «гламурный». Мәдәният министрлыгы татар мәдәниятен танытуда, җиңел генә итеп әйткәндә, бик әйбәт эшләми. Чын татар мәдәният министрлыгы кирәк иде безгә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы татар ризыкларын дөньяда танытырга тиеш. Ә хәзерге алар инде мең газап белән булдырылган «Татар балы» брендын да саклап кала алмадылар. Марат Әхмәтов заманында «Татар атлары» бренды теркәлде – менә шул бит инде ул хайп! Хәзер авыл хуҗалыгы өлкәсеннән тагын да күбрәк таләп ителә. Иң мөһиме – авылда үз эшен булдырган авыл хезмәтчәненең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Американың ковбое дәүләт символы дәрәҗәсендә, бездә көтүче ничек? Германия фермерлары турында телеканаллар галимнәрдән интервью алган кебек итеп күрсәтәләр. Ә безнең фермерлар хәтта интервью биргәндә дә аклана-аклана гына сөйлиләр. Ничектер болай әйтсәм ярармы, орышмаслармы, дигән шикләнү бар кебек.

Ирек булмаган урында ирекле уйлау була алмый. Ирекле уйламаган кеше ирекне булдыра алмый. Менә шундый киртә. Бу киртәдән чыгарга тиеш татар. Рух – беренчел. «Ирекле булырга» дигән рухы булган халык берничек тә кол була алмый. Ул иртәме-соңмы иреккә ирешәчәк. Ә инде рухы белән кол булган халык, иреккә ирешсә дә, кире читлеккә кайта. Без – бу мисалларның шаһитлары: күреп торабыз дөньяда ни барганын. Ирек рухы булмаган төбәкләр кире киртә эченә керә.

Безнең вакытыбыз бик чикле. Тарих биргән ирекле заманнардан файдаланмадык, аның өчен рәнҗеп, әрнеп, сыктап ятудан бер мәгънә дә юк. Булганнан файдаланып, хәзер хайп ясарга кирәк. Татарны таныту – бүгенге заманда татарны ирекле итүнең беренче адымнары.

Беренче итеп татарны танытудан башларга кирәк.

Ә хайп – бушлай бөтен дөньяга таралырга һәм татарны танытырга мөмкин.

Хайпка күп акча да, әллә нәрсә дә кирәкми. Моңа бары тик баш кына кирәк. Кешенең күңеленә ул тизрәк үтеп керә һәм истә дә кала.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here