Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Рәмис Латыйпов: «Татарча битләре – «татарская вкладка» булган паспортны алу кирәкме?»

Рәмис Латыйпов: «Татарча битләре – «татарская вкладка» булган паспортны алу кирәкме?»

0
Рәмис Латыйпов: «Татарча битләре – «татарская вкладка» булган паспортны алу кирәкме?»

Журналист Рәмис Латыйпов татарча битләре (Татарстанский вкладыш) булган паспорт алу тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Исем-фамилияң татарча язылган паспортны ничек алырга? 2000 елларда Татарстанда бөтен кешегә дә шундый паспорт бирәләр иде. Әмма бу «мода» бераздан «теләк буенча»га гына кайтып калды. Бу аңлашыла да. «Вкладышлы» паспорт ниндидер проблемалар тудыра, дигән сүзләр дә китте, аннары татарча битләре рәсми документ кебек кабул ителми, паспортның номеры да язылмаган (2002 елда бирелгән паспортта шулай иде). 

Минем өчен паспортның татарча бите – исем-фамилиянең татарча язылышын күрсәткән һәм безнең Татарстаннан икәнен күрсәткән мөһим атрибут. Татарстанның Конституциясе, чикләре, Президенты, символы, гербы, байрагы булган кебек, бу да – бер бәләкәй генә атрибут. Дөрес, мәҗбүри дә түгел, юридик көчкә дә ия түгел, әмма менә шундый атрибут.

Паспортта милләт күрсәтелми башлагач, бу – үз милләтеңне рәсми күрсәтү мөмкинлеге. 

Аннары “вкладышның” тагын бер зарурлыгы: исемнәрнең, атамаларның дөрес язылышын тәэмин итү. Исемнәрнең татарча язылышы күпмедер вакыттан соң гаять зур проблема китереп чыгарачак. Без инде хәзер үк Татарстаннан читтә туган кешеләргә бәйле проблемалар кичерәбез. Килә студентлар, әйтәләр: «Минем фамилиям Юсупова, татарча да шулай языгыз». Без әйтәбез: «Юк, Йосыпова». «Юк, минем паспортта шулай, бер документта да Йосыпова түгел, алай язмагыз. Ә исемем Аделя. Шулай дип языгыз. Әдилә түгел мин», – ди. Һәм бит ул хаклы да! Аның бит бер генә документы да юк татарча исеме язылган. Татарның исем-фамилиясе татарча язылмаса, берзаман без исемнәрнең дөрес язылышын да югалтачакбыз, дип уйлыйм мин. Паспорттагы татарча битләр исем-фамилияле, атамаларны дөрес язарга мөмкинлек бирә. – ович, -овналардан башка да язарга була әти исемен. 

Татарча битле паспорт алуның берние дә юк. Күпфункцияле үзәк – МФЦга гариза биргәндә, бу хакта искәртергә кирәк. Гариза язып бирергә була, мин «гариза языйммы» дип сорагач, «кирәкми» диделәр, паспорт алыштыру өчен гаризага ручка белән «с национальным татарским вкладышем» дип яздылар.

Әмма паспортка гариза биргәндә үк мин моның «нөктәле» буласын сизеп тордым. Мәйтәм, хата җибәрәчәкләр инде. «Исем-фамилиямне языйммы аерым кәгазьгә?» – дип сорадым. «Кирәкми, иске паспорттан алып яза алар», – диделәр. Алай да мин, сорамасалар да, исем-фамилиям татарча язылган таныклыкны биреп калдырдым. «Бөди-бөди» бирдем, аласылары килмәсә дә.

Ник хата булыр дип уйладыммы? Чөнки татарча язуларда хаталар мыжлап тора. Русча элмә тактада хаталар берән-сәрән генә була. Булган очраклар зур гауга китереп чыгара – «шул сүзне дә яза белмиләр!» дип каравыл кычкыралар. Ә татарчаларында – хаталар адым саен. Хатасыз элмә такта булса – сөенәсең. Хаталы булуы гадәти бер күренеш кебек кабул ителә башлады. 

Монда кайберәүләр «журналистлар да хаталы яза» дияргә мөмкин. Әйе, татар сайтларында да, рус сайтларында да хаталар була, килешәм, бу – бик начар, әмма сайт белән элмә такталар, документлар – бер үк әйбер түгел. Сайтта көненә тонналаган (мин шулай дип әйтәм) яңалык чыга, һәммәсен укып-карап өлгерү кайчак мөмкин дә түгел, хата – «опечатка»лар китә инде ул. Мәсәлән, «Татар-информ»да көненә 60лап хәбәр чыга, «Интертат»та 3-4 күләмле мәкалә, интервью, 10-15 кечкенә хәбәр. 

Ә элмә такта, документлар – ул көн саен эшләнә торган әйбер түгел. Бер элеп куйдың – тора еллар буе. Элмә такталарда хаталар күп булуның күрсәткече – бездә бит инде хәтта шундый бәйгеләр дә уза башлады. Йөзләгән хата җибәрүчеләр бар, дип беләм. 

Монда да шулай килеп чыкты. Паспортны алган идем – әтинең исемен дөрес язмаганнар, Татарстанны да «Татарсатан» дип язганнар. Алган мәлдә бик ачуым чыкты. Мин үзем дә текст белән эшләүче кеше бит инде, хата китә икәнен дә аңлыйм. Русча битендә хата булса да ул кадәр ачуым чыкмас иде, чын. Берәү дә хатасыз язмый. Юк, менә «әбизәтелни» татарча язуда хата китә. Закон кебек. Шуңа мин пост язып куйдым паспорт алган көнне үк. 

Билгеле, хаталы паспортны алмаска да мөмкин, шулай дөресрәк булыр иде. Әмма минем авиабилетлар сатып алынган, очарга паспорт кирәк. «Тиз генә алыштырыгыз» дигән идем, юк, «ике атнага алып калабыз» диләр. Ярар инде, мәйтәм, кайткач алыштырырмын. Алдым хаталы паспортны.

Постыма килгән җавапларга үзем дә шаккаттым. Документлардагы хаталар шулкадәр актуаль тема икән, һәм бу – шулкадәр еш таралган күренеш икән! «Үзегез дә хаталы язасыз», – дип, үземне дә сүгүчеләр булды, кабул итәм ул тәнкыйтьне дә, әйе, хаталар китә, китә… 

Шулай да пост куюымның нәтиҗәсе шундук булды. Казан шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең  3 нче «Зареченский» полиция бүлегенең миграция мәсьәләре буенча бүлегеннән шалтыраттылар. «Бер сәгать эчендә ясап та бирәбез», – диделәр. Ул арада «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Адымнар» тапшыруыннан хезмәттәшем Фәйрүзә Мәҗитова бу темага тапшыру эшләячәген әйтте. Минем «милли битле» яңа паспортны «алышырга» ул да килде. 

Хатаны төзәтү буенча мондый оперативлыкны һич көтмәгән идем. Шуңа да бераз гаҗәп тә булды хәтта. 

Бүлек җитәкчесе Ләйсән Хәкимуллина хата өчен гафу үтенде, бераз үпкәсен дә белдерде, хатаны «техник сәбәп белән» дип аңлатты. Аның әйтүенчә, русчадан татарчага компьютер тәрҗемә итә. Мин моны бик аңлап бетермәдем, исемнәрне компьютер ничек тәрҗемә итә икән? Ул, шулай, ди. Компьютер үзе чыгара, ди. Исемне дөрес тәрҗемә итмәскә мөмкин инде, нигә компьютер тәрҗемәсе «Татарстан»ны «Татарсатан» дип тәрҗемә иткән – анысын да аңламадым. Ярар. Була торган хәл, аннан да яманракларны күргән бар – башың «катыр китәрлек» чаклар була. «Билгеле, күңелсез булды», – ди Ләйсән ханым. Борчыган өчен мин дә гафу үтендем аннан. Менә шулай гафу үтенештек бер-беребездән. Милләттәшләр бит, ни дисәк тә. 

Ничә кеше татарча битле паспорт ала, дип сорагач, тагын да гаҗәбрәк тоелды. Мин – быел шушы «Зареченский» полиция бүлегендә татарча битле паспорт алган икенче кеше икән! Бер үсмер генә алган быел шушы бүлектән, икенчесе – мин! Татарстанда андыйлар күпме – мәгълүматны сорадык, әлегә көтегез, диделәр, ТНВ да, мин дә көтәбез. Әллә бик күп – санап бетергесез, әллә күзгә дә күренмәслек аз… Минемчә, соңгысы. 

Әгәр дә татарча битләрне алучылар күп булса, билгеле, белгечләргә ихтыяҗ да артыр иде, башкачарак караш та булыр иде. Әлегә менә шулайрак: мөмкинлек бар, ә ул мөмкинлек татарларга кирәк тә түгел. Кирәге юк икән, бу мөмкинлек бераздан юкка да чыгачак. Кирәксез әйбер озак вакыт һавада эленеп тора алмый ул.