Шушы көннәрдә бертуган Халидә апамның кырыгын укытабыз
Йомгак сүтелгән сыман йөрәгемдә. Апамның тормышын – изгелекләрен, уңганлыгын, мәрхәмәтлелеген, шәфкатьлелеген яктыртып, күңелемдә хисләр яңара, сагынуым торган саен тирәнәя, югалтуым йөрәгемдә ерганаклар хасил итә сыман. Бу ачы хәсрәтне җиңеп чыгу өчен апам кебек түземле һәм сабыр булырга, үз-үзеңне йөгәнли белергә кирәк икән.
Дүрт сеңел арасында иң олысы булган Халидә апабыз һич уйламаганда якты дөньядан китеп барды. Кече кызының улы өйләнгән көнне кинәт кенә комага китеп, бер атна урын өстендә ятты да, үзе дә сизмәстән, бакыйлыкка күчте. Ул һәрвакыт аз авыру, тиз үлем сорап дога кыла иде. Аллаһы Тәгалә кабул итте теләкләрен.
Олы яшенә карамастан, көр күңелле, үтә дә дини, зирәк зиһенле иде апабыз. Кулыннан дисбесе төшмәде, бөтен намазларын вакытында укып, мәрхүмнәргә меңәр тәхлил әйтеп чыга иде. Ай саен алтышар көн ураза тотып, ел саен корбан чалдырып яшәде. Гомере буе сыер савучы булып эшләгәнлектән, пенсиясе шактый иде. Хәләл малыннан мәчеткә, мәдрәсәгә, мохтаҗларга ярдәм итеп торды.
29 ел элек, инәкәебез үлгәч, ул безнең өчен әни урынына калды. Булган кайгыларыбызны, серләребезне аның белән уртаклаша идек. Ул безне юата, төпле киңәшләр бирә, хәленнән килгән кадәр ярдәм итә иде. Исламгәрәй җизнәбез дә бик әйбәт кеше иде. Арабыздан гына иртә китте, мәрхүм. “Апагыз кебек кешене көндез шәм кабызып эзләсәң дә, табып булмас”, – дия иде ул.
Апа белән җизни 6 бала үстерделәр. Җизни үлгәннән соң, 29 яшьлек уллары Рәис тә, 5 яшьлек кызын ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Аннан соң кызы Саҗидә, уллары Исламнур, Исмәгыйль… Шулай итеп, Халидә апабыз дүрт баласын җирләде. Бүгенге көндә ике кызы исән-саулар, Аллага шөкер. Балаларын югалту хәсрәтенә дә бирешмәде апабыз, түзде. Аллыһыма тапшырам, тәкъдиремә шулай язылгандыр, дия иде. Күзләреннән яшь кипмәде, йөрәгендә утлы кисәү сүнмәде.
Улы Исмәгыйль үлгәнгә 4 ноябрьдә бер ел гына була әле. Казанга күчкәннәр иде. Исмәгыйль гомере буе Себердә эшләп кредит түләде. Үги малаен үз баласы кебек якын итеп үстерде, укытты, өйләндерде, өй салырга булышты. Соңгы ике елда эшли алмады – яман шештән интекте. Үләренә бер атна калганда, хатыны Фәридә (Ярмәктән) балконга үзен дә, төенчеккә төйнәп әйберләрен дә чыгарып куйган. Улы Илдар, бу хәлне күреп, киленебез Гөлсинәгә шалтыраткан. Ул Исмәгыйльне авылга кайтарырга кушкан, һәм Илдар аны авылга кайтарды. Халидә апабызга, борчымас өчен, аның авылга кайтасы килгән, дип әйттеләр. Исмәгыйль авылда өч көн торды, өч көн буе анасы итәгенә башын куеп елады… “Исмәгыйлемнең күз яшьләреннән ике сөлге сыгып алырлык, лычма юеш булды”, – ди иде апам. Хатыны Исмәгыйльне күмәргә дә кайтмады. Кодагыйлар, үги улы Руслан кайтып, күмеп, садакалар биреп киттеләр. Гомерләре буена игелек күреп яшәсеннәр.
Апам комага киткәндә, Казандагы оныгы Илдар да улы белән бергә туйга кайткан иде. Әллә шул шатлык нык дулкынландырдымы апабызны…
Рәиснең хатыны күптән башка кеше белән гаилә корып яшәсә дә, Халидә апаны да, безне дә чит-ят итмәде, ярдәм итеп торды. Апабыз коронавирус йоктырып, инсульт белән авырганда, хастаханәгә урнаштырырга да, Исмәгыйльне соңгы юлга озатырга да бик булышты. Алланың рәхмәте яусын аңа! Киленебез Гөлсинәгә дә Аллаһының олы рәхмәтләре насыйп булсын. Апабызның аяклары йөрми башлагач, Гөлсинә апабызны мунча да кертте, ни теләсә, шул ризыкны да пешереп ашатты.
1 сентябрьдә апабызның туган көне иде. Гөлсинәбезнең кызы Исламия безне дә, әниләрен дә чакырып, Коръән укытты, апабызны искә алдык.
Дүрт бертуганнан Халисә апам белән икәү калдык хәзер. Догадан ташламабыз, апабызның кабере нурлы булсын, кыямәткәчә тыныч ятсын.
Адәм баласы башыннан йөри
Куркынычлы кайгы, зур хәсрәт.
Үлем кайчан килер – беркем
белми,
Ә ул бит барыбер бер киләчәк.
Гомер юлы җиңелләрдән түгел,
Һәркемнең бар ачы язмышы.
Үткән бәлаләрне
оныттыра ала
Тик вакытның салмак агышы.
Җан бирүнең ачысын тоймый
гына,
Аллаһ хозурына юнәлдең.
Һәрбер кылган яхшылыгың сиңа
Мең-мең дога булып ирешсен!
Үз кулларың белән кәфен
тегеп,
Җирләдең син һәрбер балаңны.
Җир куенына илтеп
тапшырганда,
Күзләр сыкты канлы яшьләрең.
Язмышыңның ныклы
җилкәннәре
Шартлап сынды кырыс
җилләрдә.
Ярсу хисләреңне йөз йозакка
бикләп,
Батырдың син сагыш күленә.
Сүз белән һич тә аңлатып
булмас
Күңелдәге мәшһәр хисләрне.
Якты булсын, апам, җылы
булсын
Салкын кабереңнең эчләре.
Саимә МОРЗАХАНОВА.