Домой Жизнь татар Һәр сабый бәхетле булсын!

Һәр сабый бәхетле булсын!

0
Һәр сабый бәхетле булсын!

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

“Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Берәүләр аны акчадан күрсә, икенчеләре рухи бай­лык туплый. Ә Самарада яшәү­че Илшат һәм Лилия МӘКЪ­СУТОВЛАР биш балалары – биш алма кебек кызлары белән бәхетле.

Илшатка кияүгә чыккач, үзе ишле гаиләдә үскән Лилия – ике сабый, ә әти-әнисенең бердәнбер уллары булган ире күп бала турында хыялланалар. Нәкъ Илшатның теләкләре фәрештәләрнең “Амин” дигә­ненә туры килгәндер дә инде.

– Өч игезәк бала булачагын белгәч, башта югалып калдым. Бу вакытта өлкән кызыбыз Алиягә – 5, ә Алсуга өч кенә яшь иде. Дөресен генә әйткәндә, тагын бәби алып кайтырбыз, дип уйламаган да идек, – дип сөйли Лилия.

…Равия, Камилә һәм Кад­рия үз вакытларында туалар һәм өйгә алып кайткач, гаилә  өчен “кызу” көннәр башлана. Аеруча Лилиягә авыр була. Кайвакытта бер баланы карап бетереп булмый, ә монда өчәү! Илшатка рәхмәт, “Мин – акча табучы (Илшат “Сбербанк” оешмасының административ-техник бүлеге хезмәткәре), ә йорт эшләре, балалар үстерү – синең өстә”, – дип тормый.  Эштән ничек кенә арып кайтса да, Лилиягә балалар карауда, өй эшләрендә ярдәм итә. Кызлары да әтиләрен көтеп алалар, аның белән урамга чыгарга яраталар. Чөнки ул үзе дә балалар кебек – уйный, шаяра, әле берсен, әле икенчесен атландырып йөр­тә. Әлбәттә, ике яклап әби-бабалары да гаиләгә кулларын­нан килгәнчә ярдәм итәләр.

Гаилә алга зур планнар бе­лән яши. Өченче бала туган өчен бирелергә тиеш җир кишәр­леге алып, зур йорт корырга, шунда яшәргә хыялланалар. “Кызганычка, әлегә шәһәрдән ерак урыннарда җир бирәләр, бу безне канәгатьләндерми.

Ә күп балалы гаиләләргә тиешле субсидияләрдән һәм ташламалардан еш фай­да­ланабыз. Мәсәлән, өлкә хөкүмәте өченче бала туган өчен – 100 мең сум региональ гаилә капиталы, өч игезәк өчен 350 мең сум пособие бирде. Шул сабыйларга 3 яшь тулганчы өчесенә дә унар мең сум акча алып тордык. Өлкән балалар мәктәптә бушлай ашыйлар, торак-коммуналь тү­ләүләргә – 50, балалар бак­часына 70 процент ташлама бирелә. Әлбәттә, ишле гаи­ләнең чыгымнары да зур. Шулай да, дәүләт тарафын­нан күрсәтелгән ярдәм гаилә бюд­жеты акчаларын бераз ян­га калдырырга мөмкинлек бирә”, – дип сөйли Лилия ханым.

Мәкъсутовлар балаларның аң-белем үсешенә зур әһәмият биреп, алар белән өйдә дә шөгыльләнәләр, өстәмә белем бирү үзәкләренә дә йөртәләр. Мәсәлән, Алия белән Алсу 21 санлы сәнгать мәктәбенә рәсем ясау дәресләренә йөриләр. Мәктәптәге кызлары бары тик “бишле” тамгаларына укыйлар. Ә игезәкләр бию көе ишетүгә тыпырдый башлыйлар икән. Бераз үсә төшкәч, әти-әниләре аларны бию түгәрәгенә йөртергә җыеналар.

Ә иң мөһиме – гаиләдә ба­лаларга милли тәрбия бирелә. Өйдә татарча сөйләшергә ты­рышалар, бергәләп татарча мультфильмнар карыйлар, җыр­­лар өйрәнәләр. Моңа әби-­бабалары да сөенеп туя ал­мый.

Менә шулай, тормышка зар­ланмыйча, Ходайның биргәне­нә  шөкер итеп, гаилә бәхетенә төренеп яшиләр Мәкъсутовлар.

“Халыкара балаларны яклау көненә карата укучыларыбыз­га нинди теләктә каласыз?”  дигән сорауга Илшат белән Лилия: “Газиз балаларыбыз бәйрәм көннәрендә генә тү­гел, ә һәрвакыт әти-әни кай­гыртуын, сөюен һәм игъ­тиба­рын тоеп яшәсен. Һәр бала бәхетле булсын!” – дип җавап бирделәр. Амин, шулай булсын!

Алия Арсланова.

Бердэмлек