Рәсих хәзрәт карантин хәлләре һәм Аллаһ Тәгалә тәкъдире турында

0
414

-Расих хазрат, дөньяда, безнең илдә, Самар өлкәсендә карантин режимы кертелде. Ни дип уйлысыз бу турда?

– Бу безгә килгән чир Аллаһкай Тәгаләдән бер зур сынау. Аллаһ Тәгалә безне яхшылык белән дә, начарлык белән дә сынап карый, һәм “Һәр бер авырлыктан соң, һич чиксез, җиңеллек киләчәк” дип ике тапкыр кабатлаган. Уйлыйм инде, бу вакытлы сынау. Дөнья йөзенә бик күп эпидемия килгән булган бит инде. Алар Рәсүлебез вакытында да, сәхәбәләр вакытында да булган. Менә шулардан берсе, хәзрәти Гөмәр үзенең гәскәре белән бер шәһәргә кергән вакытта, шул шәһәрдән бер кеше чыгып кычкыра, имеш шәһәрдә егылыш чир бар дип. Шуннан соң, шәһәргә кермичә борылып киткәндә, явыз телләрдән берсе, арттан кычкырган “Аллаһкайның тәкъдиреннән качасың мени, тәкъдиргә ышанмыйсың мени?” дип. Шул кешегә хәзрәти Гөмәр бик кыска гына, бик акыллы гына җавап кайтара “Аллаһның явыз тәкъдиреннән, яман тәкъдиреннән Аллаһның яхшы тәкъдиренә качам” дигән. Керсә шәһәргә ул бит үзе начарлыкка кергән була… Карантин нәрсә икәнлеген ул  вакытта ук белгәннәр, 1400 ел элек карантин тотканнар.

Пыйгәмбәр Рәсүлебез “Чирләгән жирдән чыкмагыз, чирләгән жиргә кермәгез” дигән. Мөселман источникларында күрәбез шундый тәкъдимнәр: сөйләшкән вакытында, ике терсәк ераклыгыннан сөйләшергә дип, шушы этикет булып санала. Ике терсәк ераклыгы шул бер метр кырык- илле сантиметр булачак.

-Карантин тәмамлангач безне ни көтә?

-Карантиннан соң безне яңа хаклар көтә. Ни көнне радио тыңлаган иде, хаклар күтәрелү котылгысыз диделяр, азык- төлеккә хак күтәрелсә- бөтен әйбергә дә күтәрелә. Шуңа күрә, халык сизмәсен өчен, халыкка бик авыр килмәсен өчен- ике этап белән күтәрергә кушканнар безнең хуҗалар. Радиодан ишеткән буенча шулай. Хаклар инде яхшы гына күтәрелер, алар артыннан соңга калып булса да – эш хаклары да артыр.

-Үз гаиләгезгә, үзегезгә янау (угроза) күрәсезме?

-Угрозасы бармы дигәндә- сакланмасаң, әлбәттә бар, саклансаң Инша Аллаһ Аллаһкай тәгалә сакланганны саклый. Безгә иң беренче шөкрәнә кылу кирәк. Аллага шөкер, бүтән илләрдәге сыман явыз булып килмәде але бу чир. Дога кылырга кирәк, гөнаһларыбыз булган дыр, шул сәбәпле килгән дер дип әйтергә кирәк. Бер әйбердә булай гына булмый- яки сынау өчен була, яки гөнаһларга каффәрәт өчен була.

Аннарысы, бу егылыш авыруның начар ягын гына күрергә кирәкми. Әгәр сакланып та, вирус ләгеп, кеше акырып, сызланып, интегеп үлеп китсә, ә ул мөселман кешесе, намазда, гыйбәдәт тә кылган кеше булса, андый кешедә булырга мөмкин бит, Инша Алла без аны шәхид дип хисаплыйбыз.

Рәсүлебезгә сорау биргәннәр бит- кемнәр ул шәхидләр дип. Сәхәбәләр әйтәләр- Аллаһ юлында үлгән кешене шәхид дип әйтәбез, сугышта үлгән кешене, бала тапканда үлеп киткән хатын шәхид, үзенең малын саклаганда үлеп киткән, егышлы авырудан үлеп киткән ул шәхид. Шулай берничә төркем халыкны санап күрсәтә.

Иммунитетыбызны ныгайтырга, тмин майларын эчәргә кирәк, бал ашарга, хиджамамалар ясатырга, чирнең дәвасын эзләргә кирәк. Азактан әйтәсе килә, чир килсә- һәр бер чирнең шифасы бар, Инша Алла Аллаһ Тәгалә чирен бирсә- даруын да бирер.

Гульфия Каримова

Булган хаталар өчен гафу үтенәм, мин дөрес итеп татар телендә язырга өйрәнеп кенә киләм.  Хата күрсәгез, рәхим итеп, комментарий языгыз.Рәхмәт.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here