Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиева турында: «Ул мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде»

Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиева турында: «Ул мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде»

0
Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиева турында: «Ул мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде»
intertat.tatar

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Камилә Вәлиева мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде, ә аңа карата эшләнелгән гамәлләр гадел түгел.

— Камилә — беренче. Ул дөньяда иң яхшысы. Шундый мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора белде. Спортта намус беренче урында булырга тиеш. Ул кызга карата эшләнелгән гамәлләр гадел түгел. Нәрсә генә әйтсәләр дә, ул безнең өчен иң яхшысы. Мин ышанам, ул үзен күрсәтәчәк әле.

Без Камилә Вәлиева белән горурланабыз. Аның Казанда тууы һәм татар кызы булуы белән горурланабыз. Туганнары да монда яши дип беләм. Без аны чакырырбыз, очрашырбыз, — диде ул Олимпия уеннарында катнашкан спортчысы турында.

Автор: Зилә Мөбәрәкшина