Домой Жизнь татар Татары в регионе Авылы, милләте өчен янып яши

Авылы, милләте өчен янып яши

0
Авылы, милләте өчен янып яши

18 ФЕВРАЛЬДӘ – ТРАНСПОРТ ПОЛИЦИЯСЕ, Ә 11 МАРТТА – НАРКОКОНТРОЛЬ КӨНЕН БИЛГЕЛӘП ҮТӘБЕЗ. БУ ИКЕ ПРОФЕССИЯНЕ ДӘ БЕРЛӘШТЕРӘ АЛГАН ШӘХЕСЛӘРНЕҢ БЕРСЕ – ГӨЛШАТ МИДХӘТ КЫЗЫ ХӘЙРУЛЛИНА.

Гөлшат Мидхәт кызы Свердловск өлкәсендә туган булса да, әтисе Мидхәт абый белән әнисе Флюра апа тумышлары буенча Гали авылы кешеләре. Алар яшьрәк чакларында Свердловск якларында яшәгәннәр. Мидхәт абый хәрби коткару отрядында милиция участогы инспекторы булып хезмәт иткән, ә Флюра апа башта шахтерларны тукландыру буфетында, аннан соң тегүче булып эшләгән. Гөлшат җиденче сыйныфны тәмамлагач, Гали авылына кайтып, Хәлимулла бабасы һәм Фатыйма әбисендә яшәп, укуын дәвам итә. Ә әнисе белән әтисе бу вакытта хәрби чакыру буенча Магаданга китеп баралар.

Татар телендә сөйләшә белмәгән кыз балага мәктәптә укуы авыррак була. Шулай да сугыш юлларын үткән, русча бик яхшы белгән бабасы ярдәмендә бик тиз татарча сөйләшергә өйрәнә, билгеләре яхшырып китә. Бабай белән әби Коръән сүрәләре, хәдисләр укыйлар, Гөлшатка да өйрәтәләр. Шулай, дин, гореф-гадәтләр, ана теле кыз баланың күңеленә сеңә.

Куйбышев педагогия институтында укып диплом алгач, Самараның 139 санлы мәктәбендә, аннан Похвистнево районы, Сосновка авылының тулы булмаган урта мәктәбендә эшләү еллары алдагы хезмәтенә юл ача. Ул, яңа туган кызы белән декрет ялында утырган арада, Самарадагы Восточный институтның юридик факультетын тәмамлый. Шуннан соң Гөлшат Мидхәт кызы җиде ел дәвамында Эчке эшләр министрлыгының тимер юл бүлегендә следователь вазифасында эшләде. Аерым мөһим эшләр буенча следователь булган Гөлшат Хәйруллина тәртип бозучы кешеләр белән эшләсә дә, кешелеклелек сыйфатларын югалтмады, игътибарлы, җаваплы хезмәткәр булып танылды. Тормыш тәҗрибәсе дә бай аның.

– Җинаять эшләрен тикшерү елдан-ел катлаулана бара. Тормыш бер урында гына тормый бит, яңа таләпләр куя. Замана тикшерүчеләрдән һәм сорау алучылардан даими әзерлек, катгыйлык таләп итә. Тулаем алганда, полиция хезмәткәрләренә бер адым алда бару гына җитми, алдан йөгерү кирәк, – дип уртаклаша профессия серләре белән әңгәмәдәшем.

Җаваплы хезмәттә зур тәҗрибә туплаган Гөлшат Мидхәт кызын Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенә алалар. Тәлгать Әсхәт улы Хәбибуллин карамагында аеруча мөһим эшләр буенча өлкән следователь дәрәҗәсендә хезмәт иткән полиция подполковнигы Гөлшат Мидхәт кызы Хәйруллина монда да үзен эшлекле, төгәл хезмәткәр итеп күрсәтә һәм күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән хөрмәтле хезмәткәр буларак лаеклы ялга чыга.

– Хезмәт иткән елларым авыр, җаваплы булса да, күңелемдә якты эзләр калдырдылар, ышанычлы дусларым күбәйде. Ләкин хез-мәттәшләрем белән аралар өзелми, әле дә күрешеп торабыз. Аларның барысына да авыр эшләрендә уңышлар, рух ныклыгы, ышанычлы тыл юлдаш булсын иде, – дип тели ул һөнәри бәйрәм алдыннан.

Гөлшат ханым пенсиядә дә замана белән бергә атлый. Ул яшьтән үк тәвәккәл, тырыш, максатчан һәм белемле кеше булганлыктан, иҗтимагый оешмалар ниятләгән бөтен эшләрдә дә актив катнашып, булышып, авылдашларының күңелендә иҗат чаткысы кабыза белә. Похвистнево районының Гали авылы халкының тормышы күркәм булсын, тирә-як авыллар арасыннан аерылып торсын, элек казанган данын югалтмасын иде, дип янып яшәүче кеше ул.

Гөлшат ханым һәр нәрсәдән хәбәрдар: уңай эшләргә сөенә, җитешсезлекләргә ихластан көенә. Туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә белгән кеше авылдашлары белән дә уртак тел таба. Нәтиҗәдә, хезмәттәшләре генә түгел, авылдашлары, дуслары арасында да тирән ихтирам казана, һәрвакытта да көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, һәр эшкә авырсынмыйча алына.

Мәкаләмнең герое хатын-кыз, әни буларак та уңган-булган, аш-суга, кул эшләренә оста хуҗабикә. Өч оныгына – Сөләйманга, Сәлимгә һәм Аязга иң яраткан әбекәй дә ул. Әти-әнисе янында, авылда яшәгән Гөлшат, җәмгыять тормышында да актив катнаша. Мәсәлән, ул Гали авылының “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы. Авылның “Ак калфак” сайтын кем алып бара дисәгез – нәкъ менә Гөлшат ханым инде. Ул авылда үткән төрле чараларны, кичә-бәйрәмнәрне видеога төшереп, репортажлар биреп бара, авыл тарихында калсын дип тырыша.

Менә шулай авылы өчен янып яшәгән ханым, халык өчен гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мәдәниятебезне саклау, киләчәк буынга калдыру өчен үзенең зур өлешен кертә.

Фәния КӘРИМОВА.