Домой Главные новости Разил Вәлиев “прабабай”, Эмиль Гарипов әти булган

Разил Вәлиев “прабабай”, Эмиль Гарипов әти булган

0
Разил Вәлиев “прабабай”, Эмиль Гарипов әти булган

“Ак Барс”ның элеккеге капкачысы Эмиль Гарипов гаиләсендә зур шатлык. Эмиль һәм аның хатыны Җәмилә әти-әни булганнар.

Бу хакта кичә үзенең Инстаграмында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.  

“Гарипов Эмиль гаиләсендә малай дөньяга килде. Ихлас күңелдән Эмильнең семьясын, аларның әти-әниләрен тәбрик итәбез! Искренно поздравляем лучшего вратаря КХЛ,сына нашего друга Эмиля Гарипова с рождением сына!”, дип язган ул үзенең хәбәрендә.

  Җәмилә – Татарстанның халык шагыйре, барыбызның да яраткан әдибе Разил Вәлиевның оныгы. Димәк, аны да әлеге вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!

matbugat