Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылы Разия Хәбиб кызы Бәхтиевага – 80 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, балкып яшә. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, өзелеп яратуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез. Йортыбызны балкытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең өчен иң олы бәхет.
Котлы булсын, юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш
булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Изге теләкләр белән улың Сәйфулла, киленең Розалия, оныкларың һәм оныкчыкларың.
* * *
Разия Хәбиб кызы Бәхтиевага!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син – безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Гомерне бит еллар
билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет,
куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Миргалифән, улың Рәфыйк, киленең Наилә, оныгың Тәнзилә гаиләсе белән.