Домой Жизнь татар Татары в регионе Разия Хәбиб кызы Бәхтиевага – 80 яшь!

Разия Хәбиб кызы Бәхтиевага – 80 яшь!

0
Разия Хәбиб кызы Бәхтиевага – 80 яшь!

Похвистнево районы, Иске Мәчәләй авылы Разия Хәбиб кызы Бәхтиевага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине ихлас күңелдән  юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тә­галә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таң­нарың аяз һәм имин булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, онык­ларыңа яшәеш чыганагы булып, балкып яшә. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, өзелеп яратуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез. Йортыбызны бал­кытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең өчен иң олы бәхет.

Котлы булсын, юбилеең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш

                                       булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Изге теләкләр белән улың Сәйфулла, киленең Роза­лия,  оныкларың һәм онык­чык­ла­рың.

*  *  *

Разия Хәбиб кызы Бәхтиевага!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син – безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җы­лы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Гомерне бит еллар

                                билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет,

                                 куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Миргалифән, улың Рәфыйк, киленең Наилә, оны­гың Тәнзилә гаиләсе белән.