Домой Жизнь татар Роберт Миңнуллинның соңгы шигырьләренең берсе

Роберт Миңнуллинның соңгы шигырьләренең берсе

0
Роберт Миңнуллинның соңгы шигырьләренең берсе

Мин үлгәч тә үксеп еламагыз,
Сез бит лаек түгел еларга.
Аллаһыга мең-мең шөкер итәм,
Сезнең белән үткән елларга.
Мин үлгәч тә үксеп еламагыз,
Зая үтмәгәндер һәр көнем.
Җан өләшкән бөек Раббыбызга
Җирдә соңгы рәхмәт әйтүем.
Мин үлгәч тә ,үксеп еламагыз,
Кирәк булыр изге догагыз.
Каберемдә юк-бар сүзләр сөйләп,
Корьәннән дә өстен булмагыз.
Мин үлгәч тә ,үксеп еламагыз,
Җаным исән әле бүген дә.
Үкенечләр калыр,гөнаһлар күп,
Әзер тору авыр үлемгә.
Мин үлгәч тә ,үксеп еламагыз,
Елау юкка хәзер,яшь әрәм.
Дөнья авырлыгын ташлап китеп,
Мәңге картаймаска яшәрәм.

РобертМиңнуллин