Домой Жизнь татар Татары в регионе Һәрберебезне ярата иде…

Һәрберебезне ярата иде…

0
Һәрберебезне ярата иде…

9 сентябрьдә Камышлы районының Иске Ярмәк авылында укытучы булып эшләгән Рәхимә Зарифҗан кызы Бәширова 93 яшендә бакыйлыкка күчте.

Рәхимә Зарифовна тумышы буенча Татарстанның Саба районы, Олы Сауруш авылыннан. Казан пединститутын тәмамлаганнан соң юллама буенча Иске Ярмәк урта мәктәбенә эшкә килә һәм шунда кала. Ул мәктәптә иң көчле математика укытучысы булып санала иде. Аның укучыларының күбесе югары белем алып, экономист, нефтьче, табиб булып эшләделәр. Мәктәпне 1979 елда тәмамлаган укучылары класс җитәкчесен болай искә алалар:

Гөлсем Нуриева (Сәлахова):

Рәхимә апаны 1972 елда безнең 4 “В” классы сыйныфы җитәкчесе итеп куйдылар. Ул математика, алгебра, геометрия фәннәрен алып бара иде. Темаларны җиңел, барыбыз да төшенерлек итеп аңлатты. Безне үз балалары кебек якын күреп, төпле киңәшләр биреп, чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты. Бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә, олыларны – олы итә, кечеләрне – кече итә белергә өйрәтте.

Безнең сыйныф бер зур тату гаилә кебек иде һәм хәзер дә шулай булып кала. Рәхимә апа – безнең икенче әниебез, ә без аның 31 баласы сыман булдык. Уку буенча да безнең сыйныф бик көчле иде. Мәктәпне тәмамлагач, күбесе югары уку йортларына укырга керделәр. Мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле якка таралышканыбызга 43 ел узып китсә дә, без сыйныфташлар белән ел саен очрашып, аралашып торабыз, Рәхимә апабызны җылы сүзләр белән генә искә алабыз. Безнең бүгенге уңышларыбыз яраткан укытучыбыз тырышлыгы белән яуланган.

Әсгать Сәгыйров:

Мин мәктәптә укыганда үземне Рәхимә апаның иң яраткан укучысы дип саный идем. Ул беренче карашка бик кырыс булып күренсә дә, барыбызны да яратуын сизә идек. Ләкин мин барыбер үземә карата аерым мөнәсәбәт бар, дип уйлый идем. Дәресне гел миңа гына аңлата, нидер сөйләсә, миңа гына карап сөйли кебек иде. Хәзер мин аңлыйм инде, бу шундый педагогик алым гына булган. Ләкин барыбызны бергә яратып, һәрберебезне аерым-аерым да ярата белә иде. Шундый мохитта үскәнебез өчен без аңа чиксез рәхмәтле.

Гөлфия Шәйхетдинова

(Йосыпова):

Рәхимә Зарифовна безнең авылга эшкә килгәч, минем әниемнәрнең өенә фатирга кергән. Үзе белән бертуган сеңлесе Нәфисәне дә алып килгән. Сеңлесе мәктәптә укыды, Рәхимә апа укытты. Мөзәянә әниемнең өендә алар өч ел яшәгәннәр. Йөргән егете Татарстаннан килеп Рәхимә апаны алып киткәндә, зур көзге бүләк итеп калдырган булган. Мин шул көзге янында бөтерелеп үстем инде.

1958 елда Рәхимә апа кабат авылга кайтты. Кулында кызы Равилә бар иде инде. Үз көче, авыл халкы ярдәме белән өй салып керде. “Ярмәк халкы читтән килүчеләрне яратып бетермәсә дә, мине үз итте”, – дип әйтә иде. Күршесе Сәяхов Габбаз абыйга да бик рәхмәтле иде, өен салган вакытта да бик күп булышкан, нинди йомыш белән керсә дә, бер генә мәртәбә дә борып чыгармаган. Андый яхшылык беркайчан да онытылмый икән.

Математика бик җиңел фән түгел, әмма Рәхимә апа тырышлыгы белән, үз эшен яратып башкаруы аркасында, күп Ярмәк укучылары техник вузларны җиңел генә тәмамладылар. Рәхимә апа аркасында гына мин югары уку йортына кереп, уңышлы тәмамлап, хезмәтемне яратып башкарам диючеләрне миңа бик еш ишетергә туры килә.

Классыбызны берләштерү өчен әллә нинди чаралар уйлап таба иде: стенгазета да чыгарабыз, Тимур командасында да йөрибез, концертлар да куябыз… Безнең классның бердәмлеге – укытучыбыз көчен, шәхси вакытын жәлләмичә, эшен яратып, тырышып эшләве нәтиҗәсе.

Яраткан укытучыбызның урыны җәннәттә булсын иде.