Домой Жизнь татар Әрем – дару

Әрем – дару

0
Әрем – дару

Йогышлы авырулар янаганда әремне тел астына салып йөрүчеләр бар.           

 Менә тиздән үлән, чәчәкләр баш калкытыр. Арада көмешсу-яшел яфраклы тыйнак кына бер үлән булыр. Күзгә бик ташланмаса да, сәламәтлеккә ифрат файдалы ул. Безнең халык аеруча май әремен яратып кулланган. Мунча себеркесе бәйләгәндә исә каен ботаклары арасына мәтрүшкәсен, әремен  кыстырып җибәргән. Гиппократ һәм Әбугалисина әремне маляриягә каршы дәва буларак киңәш иткән. Төрки халыкларда, ваба (холера) авыруын имләгәндә, әрем суы белән коендыра торган булганнар.

Ләкин әрем белән дәваланганда сак булырга кирәк. Чөнки ул ифрат көчле тәэсиргә ия.  Артыграк кулланганда, агулану,  йокысызлык, йөрәк кагу, күңел болгану күзәтелергә мөмкин. Юкка гына, ачы телле кешегә дә “әрем телле” димиләр.

Бабасыр,  геморрой, зарарлы бактерияләрдән котылу өчен тәүдәге 3 көндә бер чеметем (1 бал кашыгыннан да күп түгел) әремне өч сәгать саен кабып, чәйнәп йотарга һәм су эчеп куярга кирәк. Янә 4 көн  көненә 4 тапкыр әремне шул рәвешчә кулланалар.  Бу курсны елга ике тапкыр кабатлап була.  

Әремнең  органик составы кеше ашказанындагы үт сыеклыгына охшаш. Шуңа да аны ашказаны асты бизе, бавыр, эчәклек һәм үт юлы авыруларын дәвалаганда, ашкайнату сүлпән булганда, эч күпергәндә, авыздан ис килгәндә киң файдаланалар.

Әрем суы шикәргә,  татлы ризыкларга тартылудан да коткара ала.

Әрем суын (төнәтмәсен)  ясау өчен 2 аш кашыгы әремгә  бер стакан кайнар су коеп, су мунчасында (водяная баняда) 15 минут кайнаталар. Суытып, сөзеп, күләмен 200 граммга кадәр җиткерәләр. Төнәтмә суыткычта ике көн саклана. Ач карынга, ашар алдыннан ярты сәгать кала  көнгә өч мәртәбә 0,25 стакан эчелә. Дәвалау курсы –  2 атна. 2 атна ял иткәч, курсны кабатларга була.

Әремне спиртта  төнәтүдән сак булырга кирәк, ул агулы була.

Авырлы, бала имезүче хатыннарга, ашказаны җәрәхәте (язва), гастрит булганда, үт куыгында таш кузгалганда әрем белән дәваланырга ярамый.

Табиб белән киңәшләшеп дәваланырга онытмагыз.

Автор: Дильбар Сулейманова

tulpar